Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Диңгезгә якынайдык

Шул көннәрдә Аксубайда "ТРның Диңгезчеләр җыены" республика иҗтимаги оешмасы әгъзалары булып киттеләр. Әлеге иҗтимаги оешма яшьләр белән зур патриотик эш алып бара. Оешманың республика шәһәр һәм районнарында, шул исәптән безнең район үзәгендә дә, дистәгә якын бүлеге эшли. Алар район башлыгы Камил Гилманов белән очраштылар, уртак патриотик эш алып бару мөмкинлекләре...

Шул көннәрдә Аксубайда "ТРның Диңгезчеләр җыены" республика иҗтимаги оешмасы әгъзалары булып киттеләр.

Әлеге иҗтимаги оешма яшьләр белән зур патриотик эш алып бара.

Оешманың республика шәһәр һәм районнарында, шул исәптән безнең район үзәгендә дә, дистәгә якын бүлеге эшли. Алар район башлыгы Камил Гилманов белән очраштылар, уртак патриотик эш алып бару мөмкинлекләре хакында сөйләштеләр.

Аннары "Диңгезчеләр җыены" һәм безнең районның диңгез хезмәте ветераннары Яшьләр үзәгендә өлкән сыйныф укучылары белән очраштылар.

Диңгез флоты ветераннары балаларга үзләренең тормыш юллары, хезмәт вакытындагы иң истә калган вакыйгалар турында сөйләделәр. Район башлыгы да, "Диңгезчеләр җыены" әгъзалары да, запастагы генерал майор Анатолий Молоствов та укучыларны Ватанны сакларга әзер булырга чакырдылар.

- Аксубайлылар арасында армиядә хезмәт итүдән баш тарткан егетләр юк, барысы да үзенең хәрби бурычын намуслы үти, - дип ассызыклады Камил Гилманов. - Аксубай районында чакыру кампаниясе йөз процент үтәлеп килә. Әти-әниләр, укытучылар адресына безнең егетләр хезмәт иткән часть командованиесеннән Рәхмәт хатлары даими килеп тора.

"ТР Диңгезчеләр җыены" РОО рәисе урынбасары, 2 ранг капитаны Хәмит Абдуллаҗанов үзенең чыгышында район үзәгенең ямьлелеген, төзеклеген билгеләп үтте. Һәлак булганнар обелискларын караганнан соң, Җиңү белән кайткан сугышчыларның исемнәре язылган стеланы беренче тапкыр күрүен әйтте. Үзенең Төньяк флотында ничек хезмәт итүе, атом-төш ракеталарына идарә итүе, җиде автоном походта катнашуы турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Хәмит Маннаф улы диңгездә хезмәт итүнең сүзләр белән генә бәян итеп бетергесез романтика булуын күңелләргә сеңдерде. Соңыннан укучыларга БДИны уңышлы тапшыруларын һәм дөрес юлдан китүләрен, Ватан алдындагы бурычны намус белән үтәп, үзләренең ата-бабалары йөзләренә кызыллык китермәүләрен теләде.

Ул район җитәкчелегенә рәхмәт хатлары, Аксубай районындагы "Диңгезчеләр җыены" вәкиллеге активистларына истәлекле бүләкләр тапшырды. Район бүлеге рәисе Николай Прончатовны Жуков медале белән бүләкләде.

- Үсешнең мөһим юнәлешен югалтмагыз. Бары тик үз өстеңдә эшләргә генә кирәк, язмыш үзе дөрес юлга алып чыга, - дип егетләргә хәер-фатихасын бирде 2 ранг капитаны Рөстәм Курмашев.

Очрашуга йомгак ясап, Николай Прончатов район иҗтимаги оешмасы планнары турында сөйләде. Мисалга, һава-диңгез флоты көненә Аксубайда истәлекле монумент кую планлаштырыла. Киләчәктә безнең төбәкнең фидакарь диңгезчеләре турында китап дөнья күрәчәк.

Республика иҗтимаги оешма үз тарафыннан Аксубайның яшь армиячеләрен үз шефлыгына алу мәсьәләсен хәл итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев