Мәгариф
Державин укулары
Казанда Язучылар берлеге йортында Г.Р. Державин шигъриятен укучылар республика бәйгесенең финалы үтте.
Бәйге дүртенче тапкыр үткәрелде, бу юлы читтән торып үткәрелгән турга 300дән артык гариза тапшырылган иде. Сайлап алу турына 50 кеше үтте. Катнашучыларның чыгышларына Язучылар йорты вәкилләре, шагыйрьләр, филология фәннәре докторлары, атказанган укытучылар, актерлар бәя бирде. Иске Мокшино мәктәбенең...
Казанда Язучылар берлеге йортында Г.Р. Державин шигъриятен укучылар республика бәйгесенең финалы үтте.
Бәйге дүртенче тапкыр үткәрелде, бу юлы читтән торып үткәрелгән турга 300дән артык гариза тапшырылган иде. Сайлап алу турына 50 кеше үтте. Катнашучыларның чыгышларына Язучылар йорты вәкилләре, шагыйрьләр, филология фәннәре докторлары, атказанган укытучылар, актерлар бәя бирде. Иске Мокшино мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Айназ Сөләйманова үзенең артистлыгы, сәхнә осталыгы, тамашачыны җәлеп итә белүе белән жюрины таң калдырды һәм беренче урынны алды. Бәйгегә аны рус теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Шугаева әзерләде, ул үзенең укучысы белән чын-чынлап горурлана. Бу Айназның беренче генә уңышы түгел. Ул - муниципаль һәм республика дәрәҗәсендәге күпсанлы бәйгеләр җиңүчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев