Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Даһи булып тумыйлар

Аксубай лицее укучысы Роман Шугаев мәктәп олимпиадаларында беренче алты урынны яулады. Ул үзенең инглиз, рус теле һәм әдәбиятын, тарих, җәмгыять һәм хокук белемен яхшы белүен исбатлады. Баланың сәләтен укытучы ачты, тик әти-әни катнашыннан башка бу мөмкин түгел. Аны мөстәкыйль эзләнергә, инициатива күрсәтергә өйрәтергә кирәк. Роман әтисе Игорь Николаевич һәм әнисе...

Аксубай лицее укучысы Роман Шугаев мәктәп олимпиадаларында беренче алты урынны яулады.


Ул үзенең инглиз, рус теле һәм әдәбиятын, тарих, җәмгыять һәм хокук белемен яхшы белүен исбатлады. Баланың сәләтен укытучы ачты, тик әти-әни катнашыннан башка бу мөмкин түгел. Аны мөстәкыйль эзләнергә, инициатива күрсәтергә өйрәтергә кирәк. Роман әтисе Игорь Николаевич һәм әнисе Елена Юрьевна ярдәменә һәрвакытта да исәп тота ала. Әбисе, зур стажлы мөгаллимә Нина Владимировна да оныгын тәрбияләүгә үзеннән зур өлеш кертә.

-Без Роман, үзләрен Россиянең фән өлкәсендә таныткан элеккеге укучыларыбызның (Адель Купцов, Никита Ильин, Николай Давыдов һ.б.) исемлеген тулыландырыр дип өметләнәбез. Бер укучыбыз - Денис Башкиров үзен чит илдә дә яхшы яктан күрсәтеп өлгерде инде, - дип билгеләп үттеләр укытучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев