Аксубаево
  • Рус Тат
  • Чыршыны үз кулларың белән

    Аксубай туган якны өйрәнү музеенда "Яңа ел гүзәле" бәйгесенә йомгак ясалды. Балаларның бәйгегә тәкъдим иткән кул эшләре белән музейның күргәзмә залы шыплап тулды. Урман гүзәлен ясау өчен балалар (әти- әниләре белән бергә) нинди генә чималдан файдаланмаганнар - кәгазь, агач, тукыма, фольга һ.б. Бәйгедә йөздән артык бала катнашты. Аларның алтын куллары,...

    Аксубай туган якны өйрәнү музеенда "Яңа ел гүзәле" бәйгесенә йомгак ясалды.


    Балаларның бәйгегә тәкъдим иткән кул эшләре белән музейның күргәзмә залы шыплап тулды. Урман гүзәлен ясау өчен балалар (әти- әниләре белән бергә) нинди генә чималдан файдаланмаганнар - кәгазь, агач, тукыма, фольга һ.б.

    Бәйгедә йөздән артык бала катнашты. Аларның алтын куллары, эшкә иҗади якын килүне, фантазияне эшкә җигүне, иң матур чыршыны ничек күзаллауны тормышка ашырды. Бәйге хөкемдарлары иң күркәм эшне сайлап алды. Татар Сөнчәлесеннән Салават һәм Азамат Мифтәховлар иң осталары булып чыкты. Бертуганнар төп приз ияләре булдылар. Бәйгедә катнашучы башка балалар грамоталар һәм татлы призлар белән бүләкләнәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: