Чуаш милли сыйлары бәйгесендә
Республика көнендә Валентина Калукова, Татьяна Артаманова районның ЧНКА рәисе Алексей Калуков җитәкчелегендә башкалада үткән "Идел буе халыклары сыйлары" Беренче Төбәкара бәйге-фестивальдә лаеклы катнаштылар. Безнең делегация Татарстан чуашларын тәкъдим итте. Конкурсантларга җиңел булмады, чөнки алар сигез республикадан килгән иң яхшы пешекчеләр белән көч сынаштылар. Бәйгедә нинди генә сый-хөрмәт әзерләнмәде, әмма безнекеләр...
Республика көнендә Валентина Калукова, Татьяна Артаманова районның ЧНКА рәисе Алексей Калуков җитәкчелегендә башкалада үткән "Идел буе халыклары сыйлары" Беренче Төбәкара бәйге-фестивальдә лаеклы катнаштылар.
Безнең делегация Татарстан чуашларын тәкъдим итте. Конкурсантларга җиңел булмады, чөнки алар сигез республикадан килгән иң яхшы пешекчеләр белән көч сынаштылар. Бәйгедә нинди генә сый-хөрмәт әзерләнмәде, әмма безнекеләр Идел буе чуашларының милли ризыкларын әзерли белүләрен күрсәттеләр. Алар әзерләгән барлык милли ризыклар да абруйлы жюри тарафыннан югары бәяләнде. Казан-Арена стадионында безнең команда кубок, диплом һәм кыйммәтле приз алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев