Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Чуаш мәдәниятын үстерү өчен

Шул көннәрдә Аксубайда Чуаш Республикасы Милли-мәдәни Автономиясе Советының күчмә утырышы булды. Анда Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама, Нурлат, Чистай, Әлки һәм Аксубай районнарының ЧНКА оешмалары рәисләре катнашты. Кунаклар Аксубайга биредә үткән мини-футбол ярышы буенча килделәр. Утырышны Республика ЧНКА рәисе Константин Яковлев үткәрде. Халык традицияләрен саклап калу, чуаш телен һәм әдәбиятын үстерү...

Шул көннәрдә Аксубайда Чуаш Республикасы Милли-мәдәни Автономиясе Советының күчмә утырышы булды.


Анда Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама, Нурлат, Чистай, Әлки һәм Аксубай районнарының ЧНКА оешмалары рәисләре катнашты. Кунаклар Аксубайга биредә үткән мини-футбол ярышы буенча килделәр. Утырышны Республика ЧНКА рәисе Константин Яковлев үткәрде. Халык традицияләрен саклап калу, чуаш телен һәм әдәбиятын үстерү эшен камилләштерү - аның темасы булды. Билгеләп үтелгәнчә, әлеге максаттан республикада бердәм сайт ачыла. Аның үзәге Әлмәттә урнашачак. Сайт гади гражданнарга үзләрен кызыксындырган соаруларны автономия җитәкчеләренә турыдан-туры бирү, проблемалар белән уртаклашу, әлеге иҗтимагый оешмалар эшчәнлеген активлаштыру буенча үз тәкъдимнәрен кертү мөмкинлеге бирә.
ЧНКА утырышында милләтләр культурасын үстерүдә телевидениенең роле турында да сүз барды. Татарстанда яшәүче чуашлар үзләренең туган телләрендә тапшырулар карый алу мөмкинлеге алсыннар өчен чуаш телендә программалар чыгарылышы җайга салыначак. Хәзерге вакытта республика ЧНКАсы әлеге уңайдан ТНВ белән сөйләшүләр алып барыла. Беренче тапшыру Әлмәт районы чуашларына багышланачак, икенчесе Нурлат районы чуашларының милли мәдәнияты турында сөйлиячәк. Аксубайга да чират җитәчәк. Аңлатып үткәнчә, тапшыру яңа елга кадәр эфирга чыгачак.
Утырышта чуаш авыллары халкын ЧНКАның район һәм республика активы белән очраштыру кирәклеге, Чуаш республикасының сәнгать эшлеклеләре белән мәдәни бәйләнешне ныгыту турында сөйләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев