Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Чуаш гүзәле

Июль башында Нурлатта «Уяв 2012» республика чуаш мәдәнияты бәйрәме үтте. Күрше район бу көнне Чуашстан республикасыннан сәнгать эшлеклеләре делегациясен, республика шәһәрләре һәм районнарыннан милли культура вәкилләрен, фән, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләрен кабул итте. Милли стильдә бизәлгән этик хуҗалыклар кунакларның игътибарын үзенә җәлеп итте. Анда күрсәтелгән туй йоласы, утырма күренеше, чуаш...

Июль башында Нурлатта «Уяв 2012» республика чуаш мәдәнияты бәйрәме үтте.


Күрше район бу көнне Чуашстан республикасыннан сәнгать эшлеклеләре делегациясен, республика шәһәрләре һәм районнарыннан милли культура вәкилләрен, фән, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләрен кабул итте.
Милли стильдә бизәлгән этик хуҗалыклар кунакларның игътибарын үзенә җәлеп итте. Анда күрсәтелгән туй йоласы, утырма күренеше, чуаш халкының көнкүреше, көзге сыра бәйрәме мизгелләре тарих битләрен кабат ачты, борынгы җырлар, көйләр яңгырады. Һәр кеше өчен ярты ел элек безнең ата-бабаларыбызны чолгап алган мохит белән танышу мөмкинлеге туды.
Бәйрәм программасы бай эчтәлекле иде. Декоратив-кулланма сәнгать осталары эше тәкъдим ителгән «Осталар шәһәре» күргәзмәсе халыкны үзенә җыйды.
«Уяв пики» («Чуаш гүзәле») һәм «Чуаш батыры» конкурсларын үткәрү-бәйрәмнең заманча элементы булып тора. «Уяв пики» конкурсында безнең районнан Полина Мулеевага уңыш елмайды. Мәйдан хуҗабикәсе генә аңардан бары тик бераз күбрәк балл җыйды. Абруйлы жюри «визит карточкасын»да Полинаның портфолиосына югары бәя бирде, үзешчән сәнгать смотры белән тәмамланган башка турларда да җиңүгә иреште конкурсантка. Тамашачылар аның чыгышын алкышларга күмделәр. Нәтиҗәдә Полинага Икенче дәрәҗә диплом тапшырылды.
Әлбәттә инде, Полина Мулееваның республика Уявында уңышка ирешүе очраклы түгел. Икенче урын аңа лаеклы бирелде. Иске Тимошкино мәдәният йортын җитәкләүче бу кыз- һөнәри планда да районда иң яхшыларның берсе, аның сәхнә талантын, хезмәт сөючәнлеген һәм сөйкемлелеген яшереп булмый. Полина профессионал булып җитешкән-Алабуга дәүләт педагогия институты каршындагы педагогия училищесының музыка бүлеген тәмамлаган. Ул авыл яшьләрен һәм өлкән буын вәкилләрен үзешчән сәнгатькә тарта, сәхнәдә үзенең чыгышлары белән тамашачылар күңелен күтәрә. Аның башкаруындагы җырлар районда үткәрелгән мәдәни чараларны да бизи... Бер сүз белән әйткәндә, Полина Мулеева-чын чуаш гүзәле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев