Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Чуаш балаларына – татар теле

Укытучы язмышы катлаулы да, кызыклы да. Укытучы балаларны иге-чиге булмаган белем дөньясына алып керә, аларны тормыш кануннарын үзләштерергә өйрәтә, балага табигатькә яраклашып үсәргә ярдәм итә, хис һәм ирек тәрбияли. Антон Чеховның М.Горькийга әйткән: "Укытучы үз эшенә гашыйк булган артист, рәссам булырга тиеш..."- дигән сүзләре искә төшә. Минем уйлавымча, Тәнзилә Сафиуллина...

Укытучы язмышы катлаулы да, кызыклы да.


Укытучы балаларны иге-чиге булмаган белем дөньясына алып керә, аларны тормыш кануннарын үзләштерергә өйрәтә, балага табигатькә яраклашып үсәргә ярдәм итә, хис һәм ирек тәрбияли.
Антон Чеховның М.Горькийга әйткән: "Укытучы үз эшенә гашыйк булган артист, рәссам булырга тиеш..."- дигән сүзләре искә төшә. Минем уйлавымча, Тәнзилә Сафиуллина нәкъ менә шундый мөгаллимә. Безнең мәктәп бусагасын татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак ул 2004 елда атлап керде.
Тәнзилә Зәкиулловнаны беренче тапкыр күргәч миндә: " Иске Ибрай авылыннан Чув. Енорускинога көндә килеп йөри алырмы икән?"- дигән уй туды. Менә инде тугыз ел укытучы үз авылында яшәп, чуаш авылында эшләп йөри.
Ул чын мөгаллимә. Әлеге ханымга изгелек, төгәллек, таләпчәнлек кебек кешелек сыйфатлары хас, ул шулай ук оештыра белү сәләтенә дә ия. Һәм әлеге сыйфатлар аңа мөгаллимлек хезмәтендә уңышларга ирешергә ярдәм итә.
Тәнзилә Зәкиулловна, үз фәне белән тирәнтен мавыга, укытучыларга татар теле һәм әдәбияты нигезләрен ачу өчен бөтен тырышлыгын куя. Чуаш балалары өчен аның дәресләре бик кызыклы. Укучылар үз алларында татар әдәбияты дөньясы ишекләрен ачып, республиканың икенче дәүләт телен зур канәгатьлек белән өйрәнәләр.
Укытучының яраткан эшен башкаруга да, ире, кызы, коллегалары өчен дә вакыты бар. Безнең коллективта да аны хөрмәт итәләр, бәялиләр.
Тәнзилә Зәкиулловна "Елның сыйныф җитәкчесе" бәйгесенең мәктәптә үткән турында җиңү яулап, финалга чыкты һәм Аксубай районы башлыгы грантына ия булып, бәйге призеры булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев