Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Чикләрне ачкан күргәзмә

Үткән атнада туган якны өйрәнү музеенда дини темага багышланган күргәзмә үтте. Музей әлеге күргәзмәгә православие һәм мөселман диннәренә кагылышлы барлык экспонатларны бөртекләп җыеп, ике айга якын әзерләнде. Күргәзмә ачылган көнне бирегә килүчеләр музей фойесында урын алган район территориясендә тату һәм дус яшәүче әлеге ике диннең дини тормышын чагылдыручы фотогалерияне күреп...

Үткән атнада туган якны өйрәнү музеенда дини темага багышланган күргәзмә үтте.


Музей әлеге күргәзмәгә православие һәм мөселман диннәренә кагылышлы барлык экспонатларны бөртекләп җыеп, ике айга якын әзерләнде. Күргәзмә ачылган көнне бирегә килүчеләр музей фойесында урын алган район территориясендә тату һәм дус яшәүче әлеге ике диннең дини тормышын чагылдыручы фотогалерияне күреп гаҗәпкә калдылар. Биредә шул ук теманы үз эченә алган фотографияләрдән торган слайд-фильм тәкъдим ителде. Ә зур залда экспонатлар күргәзмәсе оештырылган - дин әһелләре Равил хәзрәт Зөфәров һәм Аксубай православие чиркәве башлыгы Александр Качаев дини гыйбадәтләрне үтәү өчен каралган киемнәрне һәм әйберләрне тәкъдим иттеләр, алар арасында Мәккәдән кайткан аудия язмалардагы Корьән сүрәләре, дини китаплар бар. 1911 елда басылып чыккан Тәүрәт яки 1900 елда гарәп телендә нәшер ителгән Мөхәммәт пәйгамбәр тормышы турындагы китапларга кагылу, никахлашу әйберләренә яки мөселман хатын-кызларының чигелгән күлмәкләрен үз күзләрең белән күрү генә дәни тора.
Музей директоры Ирина Мулюкова күргәзмәне ачып, бүген төрле дин кешеләре арасындагы татулык һәм килешүнең әһәмияте зур булуын, ә диннең экстремистик гамәл-ләргә каршы торуда төп урынны биләргә, яшь буынга тәрбия бирүдә зур роль уйнарга тиешлеген билгеләп үтте. Районның дин әһелләре кызыксынучан экскурсантлар биргән сорауларга җавап биреп, күргәзмәгә җыелучыларга дин кануннары турында да сөйләделәр, ә бу көнне биредә кеше күп иде. Аларның һәрберсе экспонатлар белән танышып кына калмыйча, Алик Большов монтажлаган районның православие кешеләре тормышы турындагы фильмны да карый алдылар.
Кешеләр күргәзмәдән зур тәэсирләр белән, дөньяда явызлыкны җиңү өчен яратылган изгелекнең дә җитәрлек булуын яхшы аңлап, шатланып киттеләр. Ни генә дисәң дә, дингә тартылу очкыны һәркемнең йөрәгендә урын алган, тик кайбер кешеләргә моның өчен этәргеч кенә кирәк, ә менә әлеге күргәзмә моңа юлны ачты дияргә була. Кайберәүләр исә экспозицияләр залын берничә тапкыр карап әйләнделәр, чөнки биредәге атмосфера йөрәкләргә үтеп керерлек саф һәм пакъ иде. Равил хәзрәт һәм Александр атакайның экспонатларны туплауда ярдәм итүе сәбәпле күргәзмә шундый бай эчтәлекле һәм истә калырлык булды.
Авылларда яшәүче, дингә битараф булмаган күп кенә кешеләр дә безнең чакыруга уңай җавап бирделәр,-дип сөйли Ирина Малюкова.-Без мәктәп укучыларын, район халкын дини күргәзмәгә көтеп калабыз. Ул ике ай дәвам итәр дип планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев