Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Чәчәкләргә гашыйк мөгаллимә

Иске Кыязлы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфирә Камалова - мәктәп коллективында мөхтәрәм кеше. Зөлфирә Сәлихҗановна балаларга туган тел һәм әдәбиятның байлыгын ачучы әйбәт педагог кына түгел, ә инде чәчәкләр үстерүгә бөтен күңелен биргән ханым да. Ул үстергән чәчәкләргә карап сокланып туя алмыйсың. -Зөлфирә Сәлихҗановна елның теләсә кайсы...

Иске Кыязлы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфирә Камалова - мәктәп коллективында мөхтәрәм кеше.
Зөлфирә Сәлихҗановна балаларга туган тел һәм әдәбиятның байлыгын ачучы әйбәт педагог кына түгел, ә инде чәчәкләр үстерүгә бөтен күңелен биргән ханым да. Ул үстергән чәчәкләргә карап сокланып туя алмыйсың.


-Зөлфирә Сәлихҗановна елның теләсә кайсы фасылында аллы-гөлле чәчәк атучы гөлләр үстерә,-дип сөйли тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фирдәүс Зәйдуллина.


-Шуңа да, чәчәкләр белән бәйле мәсьәлә килеп туса, бөтен эшләрне аңарга ышандырабыз.


-Аерым серләрем юк инде,-дип сөйли гөлләр үстерүче үзе. -Аларны яратырга һәм тәрбияләргә генә кирәк.
Без Иске Кыязлы урта мәктәбенә килгәндә, татар теле һәм әдәбияты кабинеты күз явын алырдай гөлләргә күмелгән иде. Биредә менә шундый гүзәл мохитта дәресләр үтә.


Зөлфирә Сәлихҗановна өендә, бакчасында да нинди генә гөлләр, чәчәкләр үстерми! Ул гөлләр дөньясындагы яңалыкларны күзәтеп тора, почта аша яңа сортларын яздырып кайтара. Гөл, чәчәк үстерүче кеше үзенә канәгатьлек ала, тирә ягындагы кешеләргә шатлык китерә, дип әйтә халык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев