Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Бәйрәм хөрмәтенә

Республика көне уңаеннан «ВАМИН-Аксу» агрофирмасы район кешеләренә мәдәни-күңел ачу кичәсе оештырдылар. Бу көнне район Мәдәният йорты тамашачылар белән шыгрым тулган иде. Бирегә театрны яратучы, аеруча танылган режиссер, атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиевны хөрмәт итүчеләр җыелды. Роберт Галиевны Аксубайда белмәгән кеше юктыр. Менә ничә дистә еллар ул безнең район халкын төрледән-төрле...

Республика көне уңаеннан «ВАМИН-Аксу» агрофирмасы район кешеләренә мәдәни-күңел ачу кичәсе оештырдылар.


Бу көнне район Мәдәният йорты тамашачылар белән шыгрым тулган иде. Бирегә театрны яратучы, аеруча танылган режиссер, атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиевны хөрмәт итүчеләр җыелды.
Роберт Галиевны Аксубайда белмәгән кеше юктыр. Менә ничә дистә еллар ул безнең район халкын төрледән-төрле спектакльләре белән сөендерә. Аның театр труппасы һөнәри артистлардан түгел, ә агросәнәгать комплексының булачак белгечләре-Казан авыл хуҗалыгы академиясе студентларыннан тора. Әмма аларның сәхнәдә уйнаулары һич тә артистларныкыннан ким түгел. Бу юлы алар тамашачылар хөкеменә «Көтәм сине, әнием» спектаклен тәкъдим иттеләр. Анда бер гаиләнең ахыры бәхетле тәмамланган михнәтле тормышы сүрәтләнә. Тамашачыларның күзләрендә ялтыраган яшь тамчылары артистларның рольләрне ни дәрәҗәдә оста уйнауларын күрсәтте.
Спектакль тәмамлангач зал көчле алкышларга күмелде.
Артистларга рәхмәт белдерү өчен сәхнәгә район башлыгы Камил Гилманов, «ВАМИН-Аксу» ААҖ генераль директоры Искәндәр Зәйдуллин күтәрелде. Роберт Галиев үз чиратында район башлыгы һәм «ВАМИН-Аксу» агрофирмасы директорына ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев