Аксубаево
  • Рус Тат
  • Бәйгеләрдән – дистәләгән бүләк

    Аксубай Балалар сәнгать мәктәбе укучыларының бәйгеләрдә җиңүгә ирешүләре чираттагы уку елын тәмамлау аккорды булды. Фәрит Яруллин исемендәге яшь башкаручылар республика бәйгесендә (Әлмәт шәһәрендә) "Халык уен кораллары оркестры" номинациясендә Владимир Лосюгин белем биргән укучылар билгеләп үтелде: баянда уйнаучы Илфат Галимов - II дәрәҗә, гитарада уйнаучы Евгения Семенова III дәрәҗә лауреат булдылар....

    Аксубай Балалар сәнгать мәктәбе укучыларының бәйгеләрдә җиңүгә ирешүләре чираттагы уку елын тәмамлау аккорды булды.

    Фәрит Яруллин исемендәге яшь башкаручылар республика бәйгесендә (Әлмәт шәһәрендә) "Халык уен кораллары оркестры" номинациясендә Владимир Лосюгин белем биргән укучылар билгеләп үтелде: баянда уйнаучы Илфат Галимов - II дәрәҗә, гитарада уйнаучы Евгения Семенова III дәрәҗә лауреат булдылар. Ә гитарачылар ансамбле - Евгения Семенова һәм Эдуард Крмаков III дәрәҗә дипломант булды.

    Шул ук бәйгедә халык уен кораллары оркестры һәм оркестр солисткасы Виола Гафиятова (җитәкчеләре Эвелина Сруртдинова һәм Галина Сруртдинова) "Халык уен кораллары оркестры " номинациясендә II дәрәҗә лауреат дипломына ия булдылар.

    Чистай шәһәрендә узган "Кама мозаикасы" IX Республика фестиваль-бәйгедә, "Фортепиано" номинациясендә Галина Сруртдинова белем биргән укучы Екатерина Егорова I дәрәҗә дипломант исеменә лаек булды.

    Людмила Жирнованың укучысы Дарья Архипова - яшь рәсем ясаучыларның "Мин Шишкин кебек рәсем ясыйм" XII Республика бәйгесендә (Алабуга шәһәрендә) лауреат булды һәм Екатеринбург каласына бару юлламасы белән бүләкләнде. Энҗе Мостафина белем биргән яшь рәссамнар Мәскәү шәһәрендә "Талант - 2016" Халыкара бәйге дипломнары белән бүләкләнделәр: "Рәсем һәм декоратив-кулланма сәнгать" бәйгесендә Евгения Семенова - III дәрәҗә лауреат, Гөлназ Шәйхисламова I дәрәҗә дипломант булдылар.

    Эстрада уен коралларында уйнаучыларның I Республика бәйгесендә (Әлмәт шәһәре) Елена Токарева укучылары тамашачыларны хәйран калдырдылар. Кирилл Прохоров (саксофон) II дәрәҗә лауреат исемен яулады, ә Яна Золина (аккордеон) һәм Анна Варваркина (баян) бәйге дипломантлары булдылар.

    "Музыкаль палитра" иҗат эшләре республика бәйгесендә (Түбән Кама каласы) Татьяна Кузьмичева, Энҗе Мостафина, Людмила Жирнова белем биргән укучылар билгеләп үтелде. Евгения Семенова бәйгедән - II дәрәҗә дипломант, Зарина Пимурзина - III дәрәҗә дипломант, ә Дарья Ильина "Илһам" өчен диплом белән кайттылар.

    "MUSICUS IUVENIS" музыкаль әдәбият буенча Бөтенроссия олимпиадасында Татьяна Кузьмичева укучысы Кристина Мулеева III дәрәҗә лауреат булды.

    - Балаларның җиңүгә ирешүләрендә, укытучылары белән берлектә, укучыларның тырышлыгы һәм әти-әниләрнең булышлыгы да зур урын алып тора, - дип рәхмәт сүзләре белән билгеләп үтте сәнгать мәктәбе директоры Галина Сруртдинова. - Балаларның яуланмаган уңышлары алда әле, димәк, укытучыларның да, укучыларның да иҗат итү, талантларын ачу өчен җирлек бар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: