Аксубаево
  • Рус Тат
  • Бөтен һөнәрләр дә яхшы

    Белем бирү хезмәтләре ярминкәсе район Мәдәният йортына барлык чыгарылыш сыйныф укучыларын һәм республиканың 19 белем бирү учреждениесе вәкилләрен җыйды. Мәгариф бүлеге һәм мәшгульлек үзәге чыгарылыш сыйныф укучыларын һәм аларның ата-аналарын максималь мәгълүматлаштыру максатыннан ярминкә оештырдылар. Монда булачак һөнәрләрне сайлау буенча төрле мәсьәләләр каралды, урта һәм югары белем тәкъдир ителде. Булачак...

    Белем бирү хезмәтләре ярминкәсе район Мәдәният йортына барлык чыгарылыш сыйныф укучыларын һәм республиканың 19 белем бирү учреждениесе вәкилләрен җыйды.


    Мәгариф бүлеге һәм мәшгульлек үзәге чыгарылыш сыйныф укучыларын һәм аларның ата-аналарын максималь мәгълүматлаштыру максатыннан ярминкә оештырдылар. Монда булачак һөнәрләрне сайлау буенча төрле мәсьәләләр каралды, урта һәм югары белем тәкъдир ителде. Булачак студентлар ярминкәдә күрсәтелгән стендлар белән таныштылар, мәгълүмати буклетлар алдылар, уку биналары вәкилләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, кирәкле киңәшләр алдылар.

    Ярминкәне башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров ачты.

    -Бүген монда вузлар һәм ссузларда үзләштерелгән йөзләгән белгечлек тәкъдим ителгән, - дип башлады чыгышын Сергей Витальевич. - Бөтен һөнәрләр дә яхшы, теләсә кайсын сайлап ал. Иң мөһиме - ялгышмаска. Кеше үз эшенә шатланып барса, үз һөнәренә ниндидер файдалы үзгәрешләр кертсә - бу иң зур бәхет. Ә инде җитәкчелек, укытучылар адресына яшьләрне тәрбияләүгә үзләреннән өлеш керткән өчен рәхмәт хатлары килгәндә аеруча да куанычлы. Шул исәптән, безнең мәктәпне тәмамлаучылар җәмгыятькә файдалы кешеләр булсалар.

    Фойеда югары һәм урта белем бирү оешмаларының төрле күргәзмәләре урын алган иде. Аксубай универсаль технологияләр техникумы үзен лаеклы тәкъдим итте, монда теләүче һәркем эретеп ябыштыручы маскасын киеп карый алды, эш кораллары, кулинария ризыклары рецептлары белән кызыксынды. Техникумда квалификацияле механизаторлар һәм эретеп ябыштыручылар, пешекчеләр һәм сатучылар белем ала. Чистай күппрофильле көллият тә әйберләрнең зур күргәзмәсен алып килгән. Ул укучыларга матрос һәм судно йөртүче, тегүче, чәчтараш һәм таләп зур булган башка һөнәрләр тәкъдим итте. Казан шәһәренең технология һәм дизайн көллияте студентлары күргәзмәдә үк тиредән әйберләр тегү буенча мастер-класслар үткәрделәр. Әлмәт шәһәренең физик культура көллияте студентлар һәм әлеге белем бирү учреждениесен тәмамлаучылар алган бүләкләр һәм кубокларны алып килгән. Күргәзмәдән соң эш залда дәвам итте. Укытучылар һәм студентлар үзләренең уку биналарын тәкъдир иттеләр, укырга керү, тулай торакта яшәү шартлары турында сөйләделәр, уку бинасының иң яхшы якларын ачтылар.

    ФОТОРЕПОРТАЖ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: