Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Бәланы булдырмас өчен

Агымдагы елның ун аенда районда 24 миокард инфаркты очрагы теркәлгән. Ике кешене үлем тырнагыннан алып калу мөмкин булмаган. Узган елда ел дәвамында 24 очрак теркәлгән, берсе кеше үлеме белән тәмамланган. Аксубай үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Рөстәм Шәрәфетдинов билгеләп үткәнчә, бәланы кисәтергә мөмкин. - Миокард инфаркты - йөрәк мускуллары тукымаларының,...

Агымдагы елның ун аенда районда 24 миокард инфаркты очрагы теркәлгән.

Ике кешене үлем тырнагыннан алып калу мөмкин булмаган. Узган елда ел дәвамында 24 очрак теркәлгән, берсе кеше үлеме белән тәмамланган. Аксубай үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Рөстәм Шәрәфетдинов билгеләп үткәнчә, бәланы кисәтергә мөмкин.
- Миокард инфаркты - йөрәк мускуллары тукымаларының, кислород җитмәү сәбәпле, өлешчә үлүе дигән сүз. Бу вакытта йөрәкнең ритмы бозыла, кан белән тәэмин ителеш начарая, кыскасы, йөрәк тиешенчә эшли алмый башлый һәм ул туктарга да мөмкин, - дип сөйли табиб. - 40 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар ешрак авырый, соңгы елларда инфаркт яшьрәкләр арасында да килеп чыга. Хатын-кызларда ул климакстан соң (55-60 яшьтән өлкәнрәкләрдә) күзәтелә. Чир шулай ук нәселгә дә бәйле. Канда холестерин күләменең югары булуы да моңа сәбәп була ала. Тәмәке тарту аркасында да килеп чыгарга мөмкин. Авыру шулай ук юан гәүдәлеләргә, дөрес тукланмаучыларга, аз хәрәкәтләнүчеләргә, нервылары гел киеренке халәттә булганнарга, гипертония чире белән авыручыларга (яшькә карамастан, 140/90мм дан артса), шикәр чире белән авыручыларга яный. Профилактика - ул миокард инфаркты килеп чыгу һәм үсешен кисәтүгә юнәлдерелгән комплекслы чара. Бу комплекс физик күнегүләрне, чиста суны даими куллануны, дөрес туклануны, начар гадәтләрдән (тәмәке тарту, алкогольле эчемлекләр куллану) баш тартуны, күтәренке кәеф һәм кардиологта еш тикшеренеп торуны үз эченә ала.
Физик күнегүләрне теләсә ничек ясау да нәтиҗәсез булырга мөмкин. Спорт белән шөгыльләнүне җиңел күнегүләрдән башларга кирәк. Артерия кан басымын даими үлчәп торырга. Кандагы шикәр, холестерин күләмен нормада тотарга. Күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш ашарга. Майлы итләр урынына кош ите, балык кулланырга, атланмайны үсемлек маена алыштырырга.
Миокард инфарктына карата профилактика ел саен узучы диспансерлаштырудан һәм йөрәк ишемиясе, югары кан басымы, атеросклероз кебек хроник авыруларны вакытында дөрес дәвалаудан гыйбарәт. Ничек кенә булмасын, үзебезгә сак караш һәм ел саен табиб тикшерүен үтү миокард инфаркты авыруы белән бергә башка сырхауларны кисәтергә, безгә сәламәт булып калырга булышлык итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев