Аксубаево
  • Рус Тат
  • Бәхетле балачак

    Халыкара балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чараларын бер үк вакытта ике мәйданда оештырдылар - район үзәк китапханәсе янында һәм Балалар сәнгать мәктәбе территориясендә. Китапханәчеләр әкият геройлары образында чыктылар - алар балаларның күңелен ачып кына калмадылар, нәниләр өчен викториналар да оештырдылар, сабыйлар шигырьләр укыдылар, уеннарда катнаштылар. Балалар сәнгать мәктәбенең концерт программасы...

    Халыкара балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чараларын бер үк вакытта ике мәйданда оештырдылар - район үзәк китапханәсе янында һәм Балалар сәнгать мәктәбе территориясендә.

    Китапханәчеләр әкият геройлары образында чыктылар - алар балаларның күңелен ачып кына калмадылар, нәниләр өчен викториналар да оештырдылар, сабыйлар шигырьләр укыдылар, уеннарда катнаштылар. Балалар сәнгать мәктәбенең концерт программасы район Мәдәният йорты һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре белән уртак оештырылды. Кәефләрне күтәреп, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утырган түтәлләр арасында, төсле шарлар белән бизәлгән сәхнәдә яшь талантлар җырлар башкардылар, биеделәр (бер ел эчендә яраткан укытучылары өйрәткән бөтен сәләтләрен күрсәттеләр). Бәләкәчләр, карусельдә әйләнделәр, таудан шудылар, мәктәп территориясен бизәп торган әкият геройлары белән фотога төштеләр. Балачак бәйрәменә ике мәйданчыкта да йөзләгән бала җыелды. Җәйнең беренче көне, һичшиксез, алар күңелендә бәйрәмнең якты хисләре белән истә калачак. Балалар кулы белән асфальтка төшерелгән кояшлы рәсемнәр бәйрәмнең матур һәм кызыклы үтүе хакында сөйли.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: