Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Бездән пенсиягә генә китәләр

Күптән түгел район китапханәсе үзенең юбилеен билгеләп узды, бәйрәмнең күңелле мәшәкатьләреннән соң, без аның директоры Ирина Телешова белән Аксубай үзәк җирлекара китапханәнең бүгенгесе көндә ничек яшәве хакында әңгәмә алып бардык. - Бүгенге һәм ун ел элек эшләгән китапханә - бу тулысынча икесе ике төрле җитәкчелек, - диде әлеге мәдәни оешмада...

Күптән түгел район китапханәсе үзенең юбилеен билгеләп узды, бәйрәмнең күңелле мәшәкатьләреннән соң, без аның директоры Ирина Телешова белән Аксубай үзәк җирлекара китапханәнең бүгенгесе көндә ничек яшәве хакында әңгәмә алып бардык.


- Бүгенге һәм ун ел элек эшләгән китапханә - бу тулысынча икесе ике төрле җитәкчелек, - диде әлеге мәдәни оешмада унҗиде ел директор вазыйфасын башкарган Ирина Телешева. - Шул гомер эчендә эшләү стильләре, формалары, ысуллары үзгәрде. Бары тик мәгълүмати үзәкнең төп функциясе генә үзгәрми калды, ягъни кешеләрне кыска вакыт эчендә тиешле күләмдә кирәкле мәгълүмат белән тәэмин итү.

- Киләчәктә сез китапханәне ничек күрәсез?
- Мин, дөресен генә әйткәндә, китапханәнең кешеләр өчен өй һәм эш урыныннан кала өченче урында торуын телим, монда халык буш вакытларында үзенең дуслары белән аралашырга, вакытын файдалы һәм кызыклы итеп уздырырга, яңалыклар белән танышырга килсен иде.
Якын киләчәкнең китапханәсе - ул китаплар төзелгән стеллажлар рәте түгел. Күз алдыгызга китерегез әле, уңайлы утыргычлар, күпсанлы буш мәйданчыклар, үзеңә ошаган китапны уку, яисә аны сатып алу мөмкинлеге. Бу яшь кешеләр өстәл артында кайнар чәй, я кофе эчеп, җылынып чыгу белән бергә үзләренең гаджетлары белән килеп, вай-фай киңлектә китаплар уку мөмкинлеге булдыру. Хәзерге виртуаль мәгълүматлар чорында мондый мөмкинлекне күрмәү һәм аны көнкүрештә кулланмау зур ялгыш булыр иде, минемчә.
Без берөзлексез кызыклы идеяләр һәм яңа эш ысуллары эзлибез. Мәсәлән, шул ук «Төсле каникул» проекты, төрле кызыксыну түгәрәкләре һ. б. Ел саен "Китапханәдә эңгер-меңгер чак" россиякүләм акциясендә катнашабыз, ә быел алдагы елны узачак "Китапханә төннәре" бәйгесенә әзерләнәбез.
Күчерелмә китапханә комплексы турында хыялланабыз. Бу әдәбият тулы автомобиль гына түгел, ә үзенчәлекле тәгәрмәчле мәгълүмати үзәк тә әле. Мәгълүмати-китапханә хезмәт күрсәтү комплексы ирекле йөрүчеләргә заманча китапханәләр һәм мультимедия үзәге башкарырга тиешле функцияләрне булдыру өчен, бөтен кирәкле яңа техник чаралар һәм ресурслар белән баетылган, компьютерлар һәм күпфункцияле җайланмалар (сканер, принтер, күчермә) белән тулыландырылган. Кыскача әйткәндә, планнар зурдан, - дип йомгак ясады Ирина Анатольевна.

- Хәзер сез яңа проектлар өстендә эшлисез, аларның максатлары нинди?
- « Шелебинең туган ягында» исемле мәдәни-агарту берләшмәсе проекты өстендә эшләү тәмамланып килә. Аның төп бурычы - Аксубай муниципаль район халкының милләтара аралашуын үстерү һәм бердәм мәгълүмати киңлекне ныгыту, - дип сөйләде директор. - Бәйгегә башка проект әзерләнә, ләкин аның эчтәлеге әлегә сер. Китаплар белән таныштыру буенча социаль челтәрләрдә дә актив эш үткәрелә. Электрон каталог алып барыла. Атна саен китапханәдә төрле чаралар, күргәзмәләр, очрашулар үткәрелә. Бу проектлар, акцияләр, бәйгеләр - барысы да китапханәнең дус, бердәм коллективы катнашында уйлап табыла һәм тормышка ашырыла.

- Китапханәче - катлаулы һөнәр, кадрларның еш алмашынуы күзәтелмиме?
- Гадәттә юк, - дип елмайды Ирина Анатольевна. - Бездән пенсиягә генә китәләр… Бездә үзәк һәм авыл китапханәләренә бүленешләр юк. Без бердәм зур тату гаилә булып яшибез. Теләсә нинди чарага, бәйрәмгә барыбыз бергә әзерләнәбез. Ә авыл китапханәчесе - ул, гадәттә, җирлек башлыгының "уң кулы". Сайлаулар, өмәләр, төрле кичәләргә әзерләнү булсынмы - китапханәчеләр - актив булышчылар.

- Китапханәдә берничә түгәрәк эшли…
- Әйе, алар төрле яшькә һәм ихтыяҗларга юнәлгән. «Илһам» түгәрәгенә иҗат кешеләре килә - шагыйрьләр, әдипләр, рәссамнар һәм музыкантлар. «Шәфкать» түгәрәге бар, аның әгъзалары Аксубайның төрле иҗтимагый оешмаларына концертлар белән йөриләр. Хатын-кызлар күңеленә "Шәп хуҗабикәләр" түгәрәге хуш килә. Татар әдипләренең иҗатын тирәнтен өйрәтүче "Энҗеләр" түгәрәге эшли. Балалар өчен берничә түгәрәк - "Аланлык", "Чишмә", театраль "Тату гаилә", нәниләр өчен "Филиппок".

- Димәк, китапханәнең киләчәге бар?..
- Китапханәләр булган һәм һәрчак булачак. Яңа заман яңа таләпләр куя, ләкин китапханәләр үзгәрешләргә әзер. Китап укуны Интернет алыштыра ала, дип санаган заманча кулланучылар бары тик бөтен беренчел тупланган белемнәрен китапханә дивары эчендә алуларын онытканнар. Безнең республика һәм район җитәкчеләре өчен китапханәләрне үстерү өстенлекле бурычларның берсе булып торуы куанычлы, әлбәттә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев