Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Без Заман белән бергә атларга тиеш

Мөгаллимнәрнең август конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов әнә шундый фикерне җиткерде. Август конференциясендә укытучылар һәм белем бирү оешмалары җитәкчеләре, район җитәкчеләре, төрле оешма һәм ведомство вәкилләре-барлыгы ике йөздән артык кеше катнашты. Мәгариф бүлеге башлыгы Әминә Кәримовна "Муниципаль белем бирү системасы: яңа таләпләр, яңа мөмкинлекләр һәм җаваплылык"...

Мөгаллимнәрнең август конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов әнә шундый фикерне җиткерде.


Август конференциясендә укытучылар һәм белем бирү оешмалары җитәкчеләре, район җитәкчеләре, төрле оешма һәм ведомство вәкилләре-барлыгы ике йөздән артык кеше катнашты. Мәгариф бүлеге башлыгы Әминә Кәримовна "Муниципаль белем бирү системасы: яңа таләпләр, яңа мөмкинлекләр һәм җаваплылык" дигән зур доклад белән чыгыш ясады.

-"Мәгариф" милли проектын, "Киләчәк" үсеш стратегиясен һәм белем бирү системасын үзгәртеп кору буенча башкарылган эшләр нәтиҗәсендә белем бирү системасы уңай якка үзгәрде,-дип сөйләде мәгариф бүлеге башлыгы Әминә Кәримовна. Балалар бакчаларында урыннар булдыру буенча махсус программа эшли, бакчага йөрүче сабыйларга ике дәүләт телен өйрәтү буенча яңа алымнар кулланыла, "Сингапур проекты" белән бәйле технологияләр кертелә, белем бирү оешмаларын заманча җиһазлау эше дә уңай якка үзгәрде. Мәктәпкәчә белем бирүдәге үзгәрешләр- билингваль балалар бакчасы турында «Буратино» балалар бакчасы мөдире Гөлшат Гелметдинова, мәктәпнең уңышлы эшчәнлеге өчен кирәкле ресурслар хакында Яңа Ибрай мәктәбе директоры Ринат Мотыйгуллин сөйләде. Инглиз теле укытучысы Нина Петрова чыгышы да бик кызыклы булды. Ул Сингапурда стажировка үтүе турында сөйләде. Районның баш санитар табибы Роза Салихова санитар-эпидемик таләпләрнең үтәлешен узган еллар белән чагыштырды.

-Ун ел эчендә без бик зур эш башкардык,-диде Роза Җәүдәт кызы. -2003 елда мәктәпләрнең 15 проценты гына су белән тәэмин ителгән, 23 процентында канализация үткәрелгән иде. Бүгенге көндә боларның барысы да йөз проңентка үтәлгән. Кайнар су белем бирү учакларының 7,5 процентында гына булса, бүген бу күрсәткеч 87 процент тәшкил итә. Ашханәләрдә савыт-саба юу җиһазлары санэпидкүзәтү нормаларына нибары -15, техник җиһазлар 37 процент кына туры килсә, хәзерге вакытта бу күрсәткечләр 75 һәм 88 процентка тиң. Тиешле шартлар булдыру белем дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итә,-дип йомгак ясады баш санитар табиб.

Прокурор ярдәмчесе Лариса Горожанкинаның чыгышы мәгариф өлкәсенә караган законнарны үтәү һәм балигъ булмаган яшүсмерләр арасында тәртип бозу очракларын булдырмау темасына багышланды.
-Төрле чаралар күрелүгә карамастан, кайбер белем бирү оешмаларында террорчылыкка каршы көрәш һәм янгын иминлеге буенча проблемалы сораулар кала бирә,-диде прокурор ярдәмчесе. -Әлеге юнәлештә тәртип бозуларны булдырмау мәсьәләсе бик актуаль, чөнки ул балалар һәм укытучыларның сәламәтлеге һәм иминлегенә бәйле.

Илдар Мөхәммәтов: "Эшне җиренә җиткереп башкармый торып, без уңай нәтиҗәләргә ирешә алмаячакбыз".
-Республикада мәгариф үсешенә аерым игътибар бирелә, агымдагы елда гына да мәктәпләргә капиталь ремонт ясау балалар бакчалары төзү һәм "Уңайлы мохит" программасын тормышка ашыру өчен 5,5 миллиард сум акча бүлеп бирелде, дип башлады үзенең чыгышын мәгариф һәм Фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов. -Балаларга мәктәптә уңайлы шартлар булдыру өчен республикада барысы да эшләнә. Сингапур алымы кертелә, "Безнең яңа укытучы", "Безнең иң яхшы укытучы" һәм башка шундый грантлар булдырылды. Шулай да һәр мөгаллим үз эшен җиренә җиткереп башкармаса, болар барысы да файдасызга әйләнә. Сыйфатлы белем бирү - ул тиешле дәрәҗәдә белем һәм тәрбия бирү. Безгә "зур башлы һәм кечкенә йөрәкле" укучылар кирәкми. Бу куркыныч кеше. Без башкаларга хөрмәт һәм ихтирам белән караучы кешеләр тәрбияләргә тиешбез. Әмма шуңа да карамастан, белем бирү сыйфаты турында да онытырга ярамый. Безнең эшнең нәтиҗәлелеген билгеләүче күрсәткечләр бар-болар БДИ баллары, олимпиадалар... Хөрмәтле хезмәттәшләр, безгә тормыштан артта калырга ярамый. Бу юнәлештә ныклап эшләячәкбез. Беренче чирек азагында укучылар нинди өстәмә фәннәрдән имтихан бирәчәкләрен ачыкларга тиешләр. Әйдәгез, төркемнәргә бүлеп эшлик: "куркыныч тудыручы төркем", 80 һәм аннан да югарырак балл алырга мөмкин булганнар төркеме һәм уртачалар. Сынап карау имтиханын бирергә кирәк (дүрт имтихан биреп карау әйбәт булачак). Психологик әзерлеккә аерым игътибар бирегез. Эшне төгәл итеп оештырмый торып, без нәтиҗәләргә ирешә алмаячакбыз.

-Белем бирү оешмаларының инфраструктураларын үстерүгә зур чыгымнар тотыла,-диде район башлыгы Камил Гилманов. - Иске Ильдеряк, Дума, Яңа Ибрай мәктәпләренә капиталь ремонт ясалды. Түбән Майна авылында мәктәп-балалар бакчасы бинасы сафка басты. Безгә бу эштә меценатлар һәм нефть компанияләре ярдәм итә.

Укытучылар, техник персонал һәм ата-аналар һәрдаим ярдәм күрсәтәләр. Белем бирү оешмалары өчен күрсәткән тырышлыклары һәм даими ярдәмнәре өчен аларның барысына да тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Белем сыйфатын күтәрү буенча ныклы эш алып барырга кирәк. Түбән күрсәткечләрне булдырмау өчен тиешле чаралар күрергә.

Конференциянең иң күңелле мизгеле лаеклы мөгаллим һәм җитәкчеләрне бүләкләү өлеше булды. Иске Ильдеряк мәктәбенең математика укытучысы Галина Уфандеева "Мәгариф өлкәсендәге уңышлар өчен" күкрәк билгесенә лаек булды, ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгының Мактау грамоталары белән Иске Мокшино мәктәбенең география укытучысы Марина Иванова һәм Иске Савруш мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Абросимова бүләкләнде. Белем бирү оешмаларын яңа уку елына иң яхшы әзерләгән җитәкчеләр район башлыгының Мактау кәгазьләренә һәм сетификатларга ия булдылар. "Иң яхшы математика кабинеты" бәйгесендә җиңгән һәм призлы урыннар яулаган укытучыларга Әминә Кәримовна кыйммәтле бүләкләр алу өчен сертификатлар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев