Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Беренчеләр сафында

Яңа Үзи төп мәктәбе яңа уку елына беренчеләрдән булып хәзерләнде. Район мәгариф бүлеге начальнигы сүзләренә караганда, ул бүгенге көндә гомуми белем бирү мәктәпләре өчен каралган барлык стандартларга туры килә. Бүгенге көндә монда агымдагы ремонт эшләре төгәлләнгән, мәктәптә видеокүзәтү һәм сигнал төймәсен урнаштыруга керешкәннәр. Янгынга каршы сигнал төймәсе дә теләсә кайсы...

Яңа Үзи төп мәктәбе яңа уку елына беренчеләрдән булып хәзерләнде.


Район мәгариф бүлеге начальнигы сүзләренә караганда, ул бүгенге көндә гомуми белем бирү мәктәпләре өчен каралган барлык стандартларга туры килә. Бүгенге көндә монда агымдагы ремонт эшләре төгәлләнгән, мәктәптә видеокүзәтү һәм сигнал төймәсен урнаштыруга керешкәннәр. Янгынга каршы сигнал төймәсе дә теләсә кайсы секундта эшкә әзер.
Һәр кабинетта диярлек-су, беренче һәм икенче катларда санузеллар эшли. Боларның барысы да укучыларның тормыш иминлеге һәм сәламәтлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән, ә бу теләсә кайсы мәктәпнең яңа уку елына хәзерлегендә төп критерий булып тора.
Тагын шуны билгеләп үтәргә кирәк, әлеге уку бинасында укучыларны тукландыруга төп бурычларның берсе буларак якын киләләр. Югыйсә мәктәп яны участогында шулкадәр яшелчә үстермәсләр иде. Белем бирү сыйфаты турында исә сөйләп торасы да юк, республика һәм Бөтенроссия дәрәҗәсендәге фән олимпиадалары һәм конкурслары моны күптапкыр исбатлады инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев