Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Беренче слет

Яшьләр үзәгендә үткән слетка районның барлык урта һәм төп мәктәпләреннән делегатлар, Татарстан варислары Союзы һәм башка иҗтимагый оешмалар әгъзалары җыелды. Буш кул белән килмәүчеләр дә булды. Район үзәге мәктәпләренең СНТ активистлары ялкынлы флеш-моблар әзерләгәннәр. Мәгариф бүлеге методисты Гөлкәй Хәйруллина һәм Аксубай районы советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Анна Борисованың чыгышыннан...

Яшьләр үзәгендә үткән слетка районның барлык урта һәм төп мәктәпләреннән делегатлар, Татарстан варислары Союзы һәм башка иҗтимагый оешмалар әгъзалары җыелды.

Буш кул белән килмәүчеләр дә булды. Район үзәге мәктәпләренең СНТ активистлары ялкынлы флеш-моблар әзерләгәннәр.

Мәгариф бүлеге методисты Гөлкәй Хәйруллина һәм Аксубай районы советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Анна Борисованың чыгышыннан соң куратор Екатерина Васюткина республикада балалар хәрәкәтен тәкъдир итте. Ул хәрәкәтнең максатлары һәм бурычлары турында сөйләде. Слетта Устав проекты тикшерелде, балалар оешмасының район советы һәм аның рәисе сайланды. Бу вазыйфа Аксубайның өченче мәктәбе укучысы Анна Крайновага йөкләнде.

ЦВР директоры урынбасары Валентина Краснова техник сәнгать фестивалендә актив катнашкан өчен сертификатлар тапшырды. Аксубайны җитмештән артык бала тәкъдим итте һәм алар уйлап табучанлык, агач эшкәртү, теккән әйберләр, автомодельләштерү, роботлар техникасы, авыл хуҗалыгы техникасы, картинг, үзмодельләү һәм "Бөек Җиңүнең 70 еллыгына" номинацияләрендә бүләкләргә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев