Аксубаево
  • Рус Тат
  • Беренче нәтиҗәләр ясалган

    Аксубайның 3 нче урта мәктәбендә гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре киңәшмәсе узды. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина үткән уку елына нәтиҗә ясады, БДИ һәм төп дәүләт имтиханы форматында Дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләрен анализлады. Милли белем бирү буенча методист Рәмзия Зәйдуллина җыелучыларны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Коллегиясе материаллары белән таныштырды...

    Аксубайның 3 нче урта мәктәбендә гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре киңәшмәсе узды.

    Мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина үткән уку елына нәтиҗә ясады, БДИ һәм төп дәүләт имтиханы форматында Дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләрен анализлады. Милли белем бирү буенча методист Рәмзия Зәйдуллина җыелучыларны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Коллегиясе материаллары белән таныштырды һәм 2016-2017 уку елында татар теле һәм әдәбиятен укытуда төп бурычларны билгеләде. Методистлар Татьяна Борисова һәм Наталья Мулеева дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча төп мәсьәләләрне җиткерделәр. Шуның белән бергә, белем бирү оешмаларына ата-ана түләүләре, укытучыларның квалификациясен күтәрү, педагогларның август киңәшмәсен оештыру һәм үткәрү, 2016-17 уку елында профильле сыйныфлар ачу мәсьәләләре дә көн кадагына кертелде, дип хәбәр ителә район мәгариф бүлегенең рәсми сайтында.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: