Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Беренче карлыгачлар

Шушы көннәрдә 2 нче Аксубай урта мәктәбе укучылары Казан шәһәрендәге "Форсаж" картинг-үзәгендә уздырылган картинг буенча ярышларда катнаштылар. Яшь картингчылар Никита Анисимов һәм Никита Шитовкин мондый ярышларда беренче тапкыр гына катнаштылар. -Безнең егетләребез күнегү занятиеләре үтмичә генә, квалификацияле заездларга эләктеләр, ләкин алар югалып калмадылар - дип сөйли түгәрәк җитәкчесе Валентин Якимов....

Шушы көннәрдә 2 нче Аксубай урта мәктәбе укучылары Казан шәһәрендәге "Форсаж" картинг-үзәгендә уздырылган картинг буенча ярышларда катнаштылар.


Яшь картингчылар Никита Анисимов һәм Никита Шитовкин мондый ярышларда беренче тапкыр гына катнаштылар.
-Безнең егетләребез күнегү занятиеләре үтмичә генә, квалификацияле заездларга эләктеләр, ләкин алар югалып калмадылар - дип сөйли түгәрәк җитәкчесе Валентин Якимов. Никита Шитовкин үз заездында көндәшләрен узып китте һәм финишка беренче булып килде. Аның дусты Никита Анисимов-икенче булды. Егетләребез алдагы заездларда да яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр, әмма лидерлардан вакыт буенча артта калдылар.
"Форсаж" үзәгендәге абруйлы ярышларда катнашу район башкарма комитеты, мәгариф, ЮХИДИ бүлеге җитәкчелеге ярдәме белән мөмкин булды.
Спортның әлеге техник төрен яратучыларны кыш та куркытмый. Бүген дүрт дистәдән артык яшь картингчы икенче мәктәпнең спорт мәйданчыгында беренче кар өстендә күнегүләр ясыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев