Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Бер гасырлык тарихка ия авыл

Һәр авыл үзенең тарихы, гореф-гадәтләре белән үзенчәлекле. Аксубайның гүзәл табигать почмагына сыенып утырган кечкенә генә Сидул-Ерыклы авылы да әнә шундыйлардан. Моннан йөз ел элек Чистай районына карый торган Ишәле авылыннан бер гаилә яңа урынга күченеп килә һәм биредә әкренләп авыл калкып чыга. Әлеге бер гасырлык датаны үткән шимбәдә зурлап бәйрәм...

Һәр авыл үзенең тарихы, гореф-гадәтләре белән үзенчәлекле.


Аксубайның гүзәл табигать почмагына сыенып утырган кечкенә генә Сидул-Ерыклы авылы да әнә шундыйлардан. Моннан йөз ел элек Чистай районына карый торган Ишәле авылыннан бер гаилә яңа урынга күченеп килә һәм биредә әкренләп авыл калкып чыга.
Әлеге бер гасырлык датаны үткән шимбәдә зурлап бәйрәм иттеләр. Олы тантананы әзерләү өчен авыл активистлары -Ольга һәм Леонид Васильевлар, Марина һәм Николай Якличевлар, Зоя Фадеева, Сергей Илюхинга нибары ике атна вакыт кирәк булган. Бөтен авыл белән тырышып эшләгәннәр. Бәйрәмгә 400 дән артык кеше җыелуы аның нинди киңлекләрне колачлавын күзалларга ярдәм итә.

Дәрәҗәле кунакларны милли киемнәр кигән үзешчәннәр, кунак килгәндә башкарыла торган җырлар җырлап, ипи-тоз, якты йөз белән каршы алдылар, аларны милли сара эчемлеге тәкъдим иттеләр. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров озатуында килгән кунаклар декоратив - кул эшләре күргәзмәсе, Васильевларның гаилә командасы һәм спорт ветераны Аркадий Гурьяновның спорт өлкәсендә яулаган бүләкләре белән таныштылар.

Бәйрәм башында спорт мәйданчыгында әлеге ветеран тәкъдиме белән җиңел атлетика буенча ярышлар үткәрелде. Төрле яшьтәге йөздән артык кеше көч сынашты биредә. Йөгерү дистанциясе - 1,2,3 километр. Призлы урыннар яулаучыларга Сидул-Ерыклы авылының йөз еллыгы уңаеннан аның тарафыннан махсус эшләтелгән медальләр тапшырылды. Барлыгы ун комплект медаль һәм спорт мастеры Гурьянов Аркадий Степан улыннан күчмә кубок уйнатылды.

Шулай ук рәсми өлешкә кадәр бәйрәм мәйданында Сабантуй милли уеннары формасында төрле уеннар үткәрелде.
-Сезнең бәйрәм итәргә һәм сөенеп яшәргә тулы хакыгыз бар, - дип башлады үзенең котлау сүзен Сергей Александров. Авылга менә дигән юл кергән. Әлеге бәйрәмне оештыруыгыз нинди кәеф һәм уй-хыяллар белән яшәгәнегезне күрсәтеп тора.
Сергей Виталий улы авылның фельдшер пункты мөдире Лидия Спиркинага, авыл клубы директоры Марина Якличевага, башлангыч мәктәп җитәкчесе Леонид Васильевка истәлекле бүләкләр тапшырды.

Бәйрәмдә катнашучыларны "Аксубай" агрофирмасы" җитәкчесе Әхнәф Сөниев сәламләде. - Биредә хезмәт яратучы тырыш халык яши, - диде ул. Алар эшне дә җиренә җиткереп башкаралар, ял да итә беләләр.

Сидул-Ерыклы халкын олы юбилей белән республика ЧНКА рәисе Константин Яковлев, запастагы генерал - майор Анатолий Молоствов котладылар. Бөек Ватан сугышы ветераны Елисей Тимирясов әлеге җирләренең тарихын ерак гасырлардан башлап сөйләп бирде. Сәхнәдә Болгар шәһәреннән килгән "Сеспел" ансамбле (җитәкчесе Татьяна Аптрейкина), Яңа Чишмәнең "Илем", Эдуард Ильин җитәкчелегендәге "Урмандеево әбиләре" һәм аерым башкаручылар тарафыннан чуаш җырлары яңгырады. Ерыклы хореографик төркеме кызлары Чуаш милли биюләрен аеруча матур итеп биеделәр. Бәйрәмнең һәр мизгеле онытылмаслык булды. Кич белән барысы да елга буена балык шулпасы ашарга җыелдылар. Анда җырлар җырладылар, биеделәр. Бәйрәм азагында күк йөзен төрле төстәге салют утлары бизәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев