Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Бер-берсен концерт белән ял иттерделәр

Татарстанда игълан ителгән Мәдәният елы уңаеннан төрле районнардагы мәдәният хезмәткәрләре бер-берсенә концерт куярга булды. Нурлатлылар бездә өч концерт куячак, безнекеләр дә нәкъ шул күләмдә. Аксубайлылар концерт белән Нурлат районында булып кайттылар инде. Күршеләребезне аерым башкаручылар Василий Майоров, Фәнис Низамов, Василий Анашкин, Ирина Ваструкова, Арина Павлова, Эдуард Ильин үзләренең җырлары белән...

Татарстанда игълан ителгән Мәдәният елы уңаеннан төрле районнардагы мәдәният хезмәткәрләре бер-берсенә концерт куярга булды.


Нурлатлылар бездә өч концерт куячак, безнекеләр дә нәкъ шул күләмдә. Аксубайлылар концерт белән Нурлат районында булып кайттылар инде. Күршеләребезне аерым башкаручылар Василий Майоров, Фәнис Низамов, Василий Анашкин, Ирина Ваструкова, Арина Павлова, Эдуард Ильин үзләренең җырлары белән сөендерде, алып баручы Надежда Мишина кичә дәвамында тамашачыларның күңелен күтәрде, Алик Большов артистларга музыка көйләргә ярдәм итте. Якушкино авылы халкы ике сәгать буе рәхәтләнеп тамаша карады.

Ә Нурлатлылар беренче концертларын Урмандеево авылында куйдылар. Авыл халкы алдында «Росинка» һәм «Хорошое настроение» ансамбльләренең егермедән артык артистлары чыгыш ясады.
Урмандееводагы концертка район башлыгы Камил Гилманов һәм «Татнефтепром-Зюзеевнефть» ААҖ генераль директоры Шамил Ягудин да килделәр. Район башлыгы җирле халыкка районның социаль-икътисади үсеше турында сөйләде. Социаль һәм спорт объектлары төзү, авылларга юл кертү, мәктәпләрне ремонтлау һәм райондагы башка яңалыклар, төрле программалар «Бердәм Россия» партиясе эшчәнлеге белән бәйле булуын аңлатты.

Шулай ук төрле нефть компанияләре дә даими рәвештә ярдәм итә, диде. Аерым алганда, «Зюзеевнефть» һәм «Татнефть». Район башлыгы әйтеп узганча, нефтьчеләр район һәм авыл җирлекләрендәге яшәүче халыкның тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән күп кенә программаларны гамәлгә ашырырга ярдәм итәләр. Шул уңайдан ул Шамил Ягудинга рәхмәт белдерде. Шамил Габделхай улы үз чиратында Урмандеево халкын якташлары буларак сәламләде. Бу якларда ул әти-әниләре белән илле ел элек эшләгән, биредәге үзгәрешләрне күреп авыл халкы өчен чын күңелдән сөенде.
Урмандеево халкы алдында авыл хуҗалыгы ветераны Заһит Ганиев та чыгыш ясады, ул районыбызда һәм республикада «Бердәм Россия» партиясе җитәкчелегендә нинди эшләр башкарылуы турында сөйләде.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев