Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Белем иленә изге теләкләр белән

2014-2015 нче уку елында 3400 укучы парта артына утырачак. Районның белем бирү оешмаларында Белем көнен шатлыклы кәеф белән каршы алдылар. Иске Ильдеряк мәктәбендә бу көн аеруча дулкынландыргыч булды. Җәй көне белем йорты капиталь ремонтланды. Агымдагы елда биредә 140 укучы белем алачак, шул исәптән 18 бала тәүге кат мәктәп бусагасын атлап...

2014-2015 нче уку елында 3400 укучы парта артына утырачак.


Районның белем бирү оешмаларында Белем көнен шатлыклы кәеф белән каршы алдылар. Иске Ильдеряк мәктәбендә бу көн аеруча дулкынландыргыч булды. Җәй көне белем йорты капиталь ремонтланды. Агымдагы елда биредә 140 укучы белем алачак, шул исәптән 18 бала тәүге кат мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Мәктәп үзенең укучыларын яңартылган кыяфәттә, уңайлы шартлар белән каршы алды.
-Район мәгариф бүлеге тарафыннан узган ел үткәрелгән рейтинг нәтиҗәләре буенча безнең мәктәп икенче урынны алды, - дип ассызыклады мәктәп директоры Станислав Зайцев.

Ул ремонтка ярдәм иткәннәре өчен район җитәкчеләре, мәгариф бүлеге, мәктәпнең укытучылар һәм техник хезмәткәрләренә, шулай ук ата-аналарга тирән рәхмәтен белдерде. Станислав Зайцев район башлыгы Камил Гилмановка, Иске Ильдеряк җирле үзидарә башлыгы Валерий Альметкинга, шулай ук республика чуаш милли-мәдәни автономиясе рәисе Константин Яковлевка, эшмәкәр Евгений Уфандеевка күрсәткән ярдәмнәре өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.

Район башлыгы Камил Гилманов тантанада катнашучыларга бәйрәм сәламләвен җиткерде. Район җитәкчесе, белем бирү учреждениесенең бүгенге торышы - бу коллективның бердәм хезмәт нәтиҗәсе, - дип билгеләп үтте. Ул директор Станислав Зайцевка аерым рәхмәт сүзләре әйтте. Укучыларга укуда зур уңышлар теләп, беренче сыйныфка баручы ике балага сумкалар бүләк итте. - Яңа уку елында сезне яңалыклар көтә,-диде мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина. Заманның соңгы таләпләренә туры китереп яшәргә кирәк. Чын күңелемнән уңышларыгызны йомгаклау аттестациясендә раслап, республиканың иң яхшы йөз мәктәбе исемлегенә керүегезне телим.

Кунаклар, гадәттәгечә, буш кул белән килмәгәннәр. Константин Яковлев, запастагы генерал-майор Анатолий Молоствов укучыларны бүләкләр белән сөендерделәр. Бу көнне бик күп изге теләкләр әйтелде, чәчәк бәйләмнәре бүләк ителде. Беренче сыйныф укучыларына белем иленә беренче адымнар ясарга булышсалар, чыгарылыш сыйныф укучыларының уку елын уңышлы тәмамлауларын теләделәр. Быелгы җәйдә Нәҗип Думави исемендәге Яңа Дума урта мәктәбенә дә капиталь ремонт ясалды. Шуның өчен дә яңа уку елы уңаеннан уздырылган тантана аерым шатлыклы һәм үзенчәлекле булды.

Әлеге азкомплектлы белем бирү учреждениесендә 35 укучы белем ала. Беренче сыйныфка 8 бала килгән. Бу тантана укучылар һәм укытучылар бәйрәме генә түгел, актлар залына ата-аналар, педагогик хезмәт ветераннары да җыелды.
Мәктәп директоры Энҗе Хәйретдинова узган елдагы уңышлар турында сөйләп, материалларны слайдларда да күрсәтте. Балалар кунакларны әдәби-музыкаль композиция белән шатландырдылар. Мөгаллимнәрнең уңышлары да билгеләп үтелде. Мәгариф бүлеге башлыгы Әминә Вәлиуллина ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән методик эшләнмә өчен Алсу Вәлиуллинага һәм хәрби-кыр җыеннарын оештыруда өлеш керткәне өчен Ильяс Билаловка Мактау грамоталары тапшырды.

Район башлыгы Камил Гилманов әлеге белем бирү учреждениесен ремонтлау эшләрендә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде, ә директор Энҗе Хәйретдинова җитәкчелегендәге укытучылар кооллективына Рәхмәт хаты тапшырды. Беренче сыйныфка килгән укучыларны бүләкләргә күмделәр. Ак Барс банкы, ТР Президенты, район башлыгы кулыннан бүләкләр алган балаларның шатлык-куанычлары әйтеп бетергесез иде.
Укытучылар, укучылар адресына бик күп теләкләр яңгырады. Ветеран мөгаллим мәктәпнең яңаруыннан алган уй-кичерешләре белән уртаклашты. Тантананың кульминацион мизгеле якынлашты: район җитәкчесе яңартылган мәктәпнең символик ачкычын тапшырды. Яңа уку елында укучыларны сыйныфларга чакырып, беренче кыңгырау чыңлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев