Аксубайда мөгаллимнәрнең август киңәшмәсе үтте.
Аның эшендә район башлыгы Камил Гилманов, ТР Дәүләт Советы депутаты Мөхәммәтвәли Хөснетдинов һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының урта һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге җитәкчесе Любовь Митрофанова катнашты.
Быел конференциянең иҗади өлеше аерым бай эчтәлекле итеп әзерләнгән иде.
Бай күргәзмә
"Россия мәктәп укучылары хәрәкәте" -...
Аксубайда мөгаллимнәрнең август киңәшмәсе үтте.
Аның эшендә район башлыгы Камил Гилманов, ТР Дәүләт Советы депутаты Мөхәммәтвәли Хөснетдинов һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының урта һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге җитәкчесе Любовь Митрофанова катнашты.
Быел конференциянең иҗади өлеше аерым бай эчтәлекле итеп әзерләнгән иде.
Бай күргәзмә
"Россия мәктәп укучылары хәрәкәте" - Татарстан варислары, яшь эзтабарлар, мөстәкыйль балалар, яшь армиячеләр, "Сәләт" клубы, волонтерлар программаны флеш-моб белән ачып җибәрделәр.
Үзәк паркта иҗади-кулланма сәнгать әйберләреннән, белем бирү оешмалары казанышларыннан торган зур күргәзмә урнашты. Күргәзмә безнең районның аерымлылыгын чагылдырды - бездә төрле милләт халыклары дус-тату яши. Аксубайлылыр һәм кунаклар игътибарына өч: татар, рус, чуаш милли үзәкләре тәкъдим ителде. Һәр үзәктә мөхтәрәм кунакларны милли ашлар, җыр-бию белән каршы алдылар, аларга шигырьләр сөйләделәр, фольклор уеннарга җәлеп иттеләр.
Күргәзмәне паркта урнаштыру идеясе уңайлы булды. Биредә мәктәпләр дә, балалар бакчалары да, стенд өлеше дә иркенләп урнашты. Узып йөрүче гади халык та казанышлар белән теләп танышты. Министрлык вәкилләрен исә безнең район халыкларының йолалары һәм гореф-гадәтләре кызыксындырды. Күргәзмә бездә үткәннең ничек кадерләп сакланылуын, һәр укучы һәм укытучы яулаган бүләкләрнең тырыш хезмәт казанышы булуын күрсәтте һәм үзләренең тамырларын һәм кече ватаннарына мәхәббәтне чагылдырган чынбарлык белән йөзгә-йөз очраштырды. Күргәзмәдә катнашучылар шунда ук курчак ясау, чигү, рәсем ясау һәм башка иҗат төрләре буенча мастер-класслар күрсәттеләр.
Чуаш милли үзәгендә югарыда телгә алынганнардан тыш, безнең район өчен яңа спорт төре булган - чуаш билбау көрәшен күрсәттеләр. Яшь тренер Аркадий Детков кунакларга әлеге спорт төренең татар-башкорт көрәшеннән нәрсәсе белән аерылуы хакында сөйләде, балалар төп бил алышу күнекмәләрен күрсәттеләр.
Кунакларга һәм бистә халкына район үзәгенең балалар бакчалары да үзләренең бай күргәзмәләрен тәкъдим иттеләр.
Парк эчендә урнаштырылган баннер-күргәзмәдән кунакларга физкультура һәм спортның ничек үсеш алуы, мәктәп музейлары, өстәмә белем бирү, балалар һәм яшүсмерләр оешмалары эшчәнлеге тәкъдим ителде.
"Беренче тапкыр - беренче сыйныфка"
Аннан соң концерт программасы колач алды. Мөхтәрәм кунакларны сәламләгәннән соң, сәхнәдә "Без бергә" фестивале җиңүчеләре чыгыш ясадылар, укучылар мәктәп формасы модасын күрсәттеләр.
Сәхнәдән район үзәгендә яшәүче беренче сыйныфка баручы 29 балага букчалар тапшырдылар. Искә төшереп үтәбез, районда беренче сыйныфка баручы 88 һәм 2-11 сыйныфларга баручы 47 укучыга ярдәм күрсәтелде. 24 августта хәйрия акциясенең соңгы этабы үтте. Букчалар тапшыру тантанасында район башлыгы Камил Гилманов, Мөхәммәтвәли Хөснетдинов, Любовь Митрофанова һәм Әминә Вәлиуллина катнаштылар. Ниһаять, волонтерлар балаларга мәктәп кирәк-яраклары салынган букчалар алып чыктылар.
Белем бирү системасы торышы
Мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина педагоглар эшчәнлегенә анализ ясады.
- Балаларга белем бирү һәм аларның иҗади үсешенә уңайлы һәм имин шартлар тудыруга әһәмиятле урын бирелә, - диде ул. - Бу мәсьәләдә без соңгы елларда республика дәрәҗәсендә дә, район җитәкчелеге тарафыннан да белем бирү учреждениеләренә карата аерым игътибар тойдык.
Белем бирү челтәрләрен оптималь формалаштыру һәм белем бирү оешмаларының материаль-техник базасын ныгыту буенча билгеле эшләр башкарылган. Ике белем бирү оешмасында 8 миллион 661 мең сумга капиталь ремонт ясалган. Аксубайның 2 нче мәктәбе өчен миллион ярым сумга җиһаз сатып алынган.
"Үз мәктәбеңә ярдәм ит" республика акциясен тормышка ашыру кысаларында бүгенге көнгә 344 мең сум акча җәлеп ителгән. ТР Президенты ярдәме белән 354 педагог яңа ноутбуклар алган. Федераль программа кысаларында сентябрь аеннан ике яңа мәктәп автобусы үз маршрутлары буйлап хәрәкәт итә башлаячак. Мәгариф идарәсе органнары паркын яңарту максатларында муниципалитетка җиңел автомобиль бирелде.
"2018 елга кадәр Аксубай муниципаль районының белем бирү челтәрләрен үстерү" район максатчан программаны гамәлгә ашыру кысаларында Такталы төп мәктәбе - башлангыч мәктәп, Кәкре Күл һәм Яңа Дума урта мәктәпләре - төп мәктәпләр итеп үзгәртеп корылды, Трудолюбово башлангыч мәктәп-балалар бакчасы Сөнчәле мәктәбе филиалы итеп үзгәртелә.
Бәйгеләрдә уңышлы катнашу - мөгаллим хезмәтенең мөһим нәтиҗәлелек күрсәткече. Район педагоглары ел саен "Ел укытучысы" бөтенроссия бәйгесенең республика этабында төрле номинацияләрдә призерлар һәм лауреатлар булалар.
Этномәдәни тәрбия
- Безнең районның аерымлылыгы халыкның полиэтник составында гына чагылыш тапмый, шулай ук озакка сузылган тарихи вакыт дәвамында һәм бүгенге көнгә кадәр татарлар, руслар, чуашлар һәм башка милләтләр бер-берсен тулыландырып, дус һәм тату яшәделәр һәм эшләделәр. Шуңа бәйле балаларны этномәдәни рухта тәрбияләү мәсьәләсе зур билгеләнешкә ия, - дип ассызыклады Әминә Кәрим кызы. - Этномәдәни тәрбия бирү - ул мәктәп укучысына мәдәни кыйммәтләрне, йолаларны һәм әлеге этносның социаль нормаларын бирү процессы.
Балалар хәрәкәте
Үсеп килүче буында Ватанга мәхәббәт һәм тугрылык тәрбияләү мәсьәләләре бүген дә актуаль булып кала. Безнең илдә "Россия мәктәп укучылары хәрәкәте" балалар-үсмерләр оешмасы булдырылган. Бу балалар-үсмерләр оешмасын үстерү буенча Аксубайның 3 нче мәктәбе дә пилот мәктәпләр арасына керде. 2016 елның 1 сентябреннән Аксубай лицее базасында яшь армиячеләр отряды үз эшен башлады, ә 2016 елның 21 октябреннән база мәктәпләренең тагын 126 укучысы "Яшь армия" хәрәкәте сафларына керделәр. Мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты Екатерина Васюткина җитәкчелегендә "Содружество" балалар-яшүсмерләр район оешмасы республика программасы буенча эшли һәм үз сафында 2850 (90 процент) укучыны берләштерә.
Әминә Вәлиуллина укучыларның төрле дәрәҗәдәге ярышларда һәм бәйгеләрдә яулаган казанышларын да билгеләп үтте.
- Тәрбия эше тулаем күпсанлы аспектларны һәм юнәлешләрне үз эченә ала. Шулай да без үз алдыбызга куелган бурычларны үтәдек, - дип билгеләп үтте ул. - Республика рейтингында 10 нчы урында булуыбыз - районда тәрбия эшенең нәтиҗәле күрсәткече булып тора.
Мәктәпкәчә белем бирү
Аксубай районының мәктәпкәчә белем бирү системасы - ул 12 балалар бакчасын һәм гомумбелем бирү оешмаларындагы 20 мәктәпкәчә белем бирү төркемнәрен үз эченә алган күп функцияле челтәр. Мәктәпкәчә белем бирү тармагында муниципаль берәмлекләр эшчәнлегенең нәтиҗәле рейтингы йомгаклары буенча Аксубай муниципаль районы 45 урын арасында 21 нче урынны били.
Аксубай универсаль технологияләр техникумы
Авыл хуҗалыгы тармагы өчен квалификацияле эшчеләр һәм белгечләр әзерләү, ике дәрәҗәле һөнәри белем бирү программасын гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру максатларында районда Аксубай универсаль технологияләр техникумы эшләп килә. 2016-2017 уку елында техникумда 432 студент белем алды. 2017 елда аны 84 укучы тәмамлады: болар пешекче-кондитерлар, эретеп ябыштыручылар, авыл хуҗалыгы тармагы тракторчы-машинистлары һәм техник-механиклар.
Алга караш
2016-2017 уку елында мәгариф бүлеге һәм белем бирү оешмалары эшенә бәя биреп, әлбәттә инде, эшчәнлекнең барлык юнәлешләрендә дә позитив үзгәрешләр күзәтелә, дип билгеләп үтәргә була. Әмма мәктәпләрне һәм балалар бакчаларының оптималь челтәрен формалаштыруга, база мәктәпләре эшенә һәм сыйфатлы методик тәэмин ителешкә бәйле кыенлыклар сакланып кала. Педагогик кадрларны җәлеп итүдә дә авырлыклар сизелә. Шул ук вакытта бездә үзеш потенциалы зур.
Төп бурыч - сыйфатлы белем бирү мөмкинлекләрен арттыру. Барлык дәрәҗәләрдә кулланылган чаралар нәтиҗәлелекне күтәрүгә, укытучылар эшен һәм укучыларның белем дәрәҗәләрен яхшыртуга ярдәм итәргә тиеш.
Нәкъ менә шуның өчен 2017-2018 уку елында алдынгы мәктәпләргә генә түгел, теге яки бу сәбәпләр, мисалга инфраструктур тупланыш һәм укучыларның гыйлемлелек нәтиҗәләренә бәйле артта калган белем бирү оешмаларына да даими игътибар бирергә кирәк.
Нет комментариев