Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

БДИны күзәтүчеләрне махсус әзерлиләр

Мәгариф бүлегендә хәбәр итүләренчә, РФнең җәмәгатьчелек палатасы, Россия мәгариф күзәтчелеге министрлыгы белән бергә, бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) күзәтүчеләрне әзерләүне оештыра. Җәмәгать күзәтчеләре булырга теләүчеләр өчен 31 марттан алып 26 майга кадәр, РФнең җәмәгать палатасы оештырган махсус дистанцион укулар үтә алалар. Дистанцион укуда катнашырга теләүчеләргә (http://egebook.ru) кыска теркәү формасын тутырырга кирәк....

Мәгариф бүлегендә хәбәр итүләренчә, РФнең җәмәгатьчелек палатасы, Россия мәгариф күзәтчелеге министрлыгы белән бергә, бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) күзәтүчеләрне әзерләүне оештыра.

Җәмәгать күзәтчеләре булырга теләүчеләр өчен 31 марттан алып 26 майга кадәр, РФнең җәмәгать палатасы оештырган махсус дистанцион укулар үтә алалар. Дистанцион укуда катнашырга теләүчеләргә (http://egebook.ru) кыска теркәү формасын тутырырга кирәк.
Әлеге курс булачак җәмәгать күзәтүчеләренә БДИ үткәрү турында кирәкле мәгълүматны алу, аның норматив-хокукый тәэмин ителешен тикшерү, килеп туган катлаулы хәлләргә оператив тәэсир итүгә хәзерләнү мөмкинлеге бирә.

2014 елның апрелендә Министрлык тарафыннан республиканың җәмәгать күзәтчеләре өчен семинар-укулар үткәрү планлаштырыла.
БДИ үткәрүнең дөреслеген ачыклау максатларында, Аксубай муниципаль районы мәгариф бүлеге, 2014 елда БДИ үткәрү чорына җәмәгать күзәтүчесе булу өчен, имтихан үтәргә чакыра. Җәмәгать күзәтчесе булу өчен түбәндәгеләрне үтәү шарт:

- гражданин белем бирү учреждениесе һәм мәгариф белән идарә итүнең муниципаль органнары хезмәткәре булмаска тиеш;
- кешене җәмәгать күзәтүчесе итеп билгеләгәндә, аның яки туганнарының мәнфәгатьләре туры килергә тиеш;

9 һәм 11 нче сыйныфны тәмамлаучылардан имтихан алуны тикшергәндә җәмәгать күзәтчелеген оештыру мәсьәләләре буенча түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә: шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Романов урамы, 1 нче йорт (Н.Н.Мулеева). Тел.: 2-92-50.
Заявкалар 2014 елның 24 апреленә кадәр кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев