Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

БДИны камилләштерәләр

Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында хәбәр ителгәнчә, мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт бердәм дәүләт имтиханнарын камилләштерү буенча тәкъдимнәр җыюны дәвам итә. Тәкъдимнәр ege2018@obrnadzor. электрон почта буенча 11 августка кадәр кабул ителә. Рособрнадзор БДИга кагылышлы шелтәләрне һәм аны яхшырту буенча тәкъдимнәрне ел саен төп имтихан тапшыру кампаниясе чоры...

Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында хәбәр ителгәнчә, мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт бердәм дәүләт имтиханнарын камилләштерү буенча тәкъдимнәр җыюны дәвам итә.

Тәкъдимнәр ege2018@obrnadzor. электрон почта буенча 11 августка кадәр кабул ителә. Рособрнадзор БДИга кагылышлы шелтәләрне һәм аны яхшырту буенча тәкъдимнәрне ел саен төп имтихан тапшыру кампаниясе чоры тәмамланганнан соң туплый. Аннан соң аларга анализ ясала, экспертлар игътибарына тәкъдим ителә. Быел берничә дистә тәкъдим кергән инде, алар нигездә аерым фәннәр буенча биремнәрне камилләштерүгә кагыла. 2017 елда БДИ биргән чыгарылыш укучылары, ата-аналар, мәктәпләр һәм югары уку йортлары укытучылары үз тәкъдимнәрен җибәрәләр. Киләсе уку елында БДИга кертеләчәк барлык үзгәрешләр дә, 1 сентябрьгә кадәр расланган һәм басылып чыккан булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев