Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

БДИгә әзерләнәбез

Яз җитү белән мәктәпләрдә үзенә бер җанлылык хөкем сөрә. Дәресләрдән соң да сыйныф бүлмәләре балалар тавышыннан тынып тормый, чөнки 4,9,11 нче сыйныф укучылары имтиханнарга әзерләнәләр. Бердәм дәүләт имтиханнары-әти-әниләр өчен дә зур сынау. Аларның күпләре бүгеннән үк үзләре сынау биргән кебек борчылалар, укытучылары белән очрашканда сүз шул турыда гына бара. Шуңа...

Яз җитү белән мәктәпләрдә үзенә бер җанлылык хөкем сөрә. Дәресләрдән соң да сыйныф бүлмәләре балалар тавышыннан тынып тормый, чөнки 4,9,11 нче сыйныф укучылары имтиханнарга әзерләнәләр.


Бердәм дәүләт имтиханнары-әти-әниләр өчен дә зур сынау. Аларның күпләре бүгеннән үк үзләре сынау биргән кебек борчылалар, укытучылары белән очрашканда сүз шул турыда гына бара. Шуңа бәйле әти-әниләргә берничә киңәш бирәсе килә.
Өйдә бала имтиханнарга әзерләнер өчен уңайлы шартлар тудырырга кирәк. Моның өчен иң беренче чиратта баланы гаилә талашларыннан сакларга, бер сәбәпсезгә тәнкыйтьләмәскә, имтиханга һәркөнне әзерләнергә кирәклеген аңлатырга, чөнки имтиханнарга бер көн алдан гына түгел, ә уку елы башыннан ук әзерләнә башларга кирәк. Укучының эш өстәлен тыныч бүлмәгә куярга, вакытны контрольләргә өйрәнсен өчен янында сәгать булуы да шарт. 40-50 минут әзерләнгәч, 10-15 минут ял итеп алу мөһим.
Имтиханнарга әзерләнү чорында дөрес туклануга да игътибар итәргә кирәк. Туклану рационында аксымнар, витаминнар җитәрлек күләмдә булырга тиеш. Ашамлыкларга майонез яки кетчуп кебек синтетик продуктлар кушмыйча алар урынына каймак , өйдә әзерләнгән салатлар кулланыгыз. Балагызны тәм-томнар белән сыйлагыз, аларга карата һәрчак игътибарлы булыгыз, шул чакта имтиханнар нәтиҗәсе дә әйбәт булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ашамлыклар