Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Баянчылар һәм аккордеончылар чыгышы уңышлы булды

Әлмәттә Рәис Нәгыймов исемендәге баянда һәм аккордеонда уйнаучыларның III Республика бәйгесе узды. Аксубайны Наилә Крайнова белем биргән район Мәдәният йортына йөрүче балалар - Әлфид Нурхамәтов, Йосыф Рафиков, Дарина Маланчева, Илшат Яруллин, Ильяс Исмәгыйлев һәм Никита Семенов тәкъдим итте. Алар соло программаларын тәкъдим иттеләр. Музыкаль ярышлар өч яшь категориясендә үтте һәм...

Әлмәттә Рәис Нәгыймов исемендәге баянда һәм аккордеонда уйнаучыларның III Республика бәйгесе узды.


Аксубайны Наилә Крайнова белем биргән район Мәдәният йортына йөрүче балалар - Әлфид Нурхамәтов, Йосыф Рафиков, Дарина Маланчева, Илшат Яруллин, Ильяс Исмәгыйлев һәм Никита Семенов тәкъдим итте. Алар соло программаларын тәкъдим иттеләр. Музыкаль ярышлар өч яшь категориясендә үтте һәм Аксубай баянчылары, Урыссу, Нурлат, Азнакай, Әлмәт һәм Зәй вәкилләрен артта калдырып, барлык төркемнәрдә дә җиңүгә ирештеләр.

Бәйге лауреатлары Әлфид, Дарина һәм Илшат - икенче, Ильяс өченче урыннарны яуладылар, Никита дипломга лаек булды. Җиңүчеләрнең барысына да Рәис Нәгыймов җырлары ноталары җыентыгы һәм акчалата премияләр бирелде. Ә аларның җитәкчесе Наилә Крайнова Р.Нәгыймов җырларына иң яхшы аранжировка өчен диплом белән билгеләп үтелде, ул аларны баян өчен эшкәртте һәм әлеге иҗат җимешләрен балалар бәйгедә яңгыраттылар.

Укучылар, бәйгегә әзерләнеп, ноябрь ае дәвамында район буенча концертлар белән чыгыш ясап йөрделәр. Алар Федоровка интернат-йортта, "Нежность" ЦСОНда чыгыш ясадылар, район Мәдәният йортында "Хыял" балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен концерт куйдылар, Мәдәният йортында үткәрелгән концертларда катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев