Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Бай тарихлы мәктәбем

Газетабызның 5 сентябрь санында Яңа Ибрай мәктәбе тарихына кагылышлы кыска-мәгълүмати язма басылгач, бу тарихи вакыйгага битараф булмаган бик күпләр очрашканда яки телефон аша газетада бу турыда тәфсилләбрәк язуымны сорадылар. Әйе, М.В. Беркутовның ТР Милли архивы тарихи документларына нигезләнеп язылган "Татарстан территориясендә революциягә кадәрге мәктәпләр" дигән тарихи-педагогик белешмә китабында мондый мәгълүматлар...

Газетабызның 5 сентябрь санында Яңа Ибрай мәктәбе тарихына кагылышлы кыска-мәгълүмати язма басылгач, бу тарихи вакыйгага битараф булмаган бик күпләр очрашканда яки телефон аша газетада бу турыда тәфсилләбрәк язуымны сорадылар.


Әйе, М.В. Беркутовның ТР Милли архивы тарихи документларына нигезләнеп язылган "Татарстан территориясендә революциягә кадәрге мәктәпләр" дигән тарихи-педагогик белешмә китабында мондый мәгълүматлар бирелгән: (тәрҗемә буталчыклы булмасын өчен текстны китаптагыча бирәм).
Мектеб
Новоибрайкинский, с.Новое Ибрайкино Аксубаевской вол. Чистопольского у. Казанской губернии (ныне Аксубаевский р-н РТ), с 1803 г., мужской, татарский, одноклассный, размещался в собственном здании, в комнате площадью 56 кв. арш. и объемом 168 куб. арш. Освещение керосиновое, отопление голландской печью. Расстояние от Казани - 180 верст. Начало занятий - в сентябре. Система преподавания - по часовому расписанию. Обучали: с 1912 г. - Мустафа Фатхутдинов (ок. СМУЗ) и Маймуна Фатхутдинова (ок. Чистопольское тат. уч.), с 1914 г. Махмут Адгамов (ок. СМУЗ), с 1915 г. - Рабига Батыршина (ок. Чистопольское тат. уч.), с 1919 - Зайтуна Еремеева (ок. ПШ).
Уч-ся: в 1920 г. - 17 м., 26 д.;
в 1921 г. - 125 м., 135 д.
Авылның тарихи язмаларында (авторы Әкрәм Әмиров) бу мәктәпнең Фәтхетдин мулла Мөхәммәтов средствосына төзелеп ачылуы күрсәтелгән, үзе шушы мәктәп-мәдрәсәдә мөгаллим булып, балаларга сабак биргән. Бу урында 200 елдан артык муллалык-мөгаллимлек чылбырын өзмичә дәвам итеп килгән Фәтхетдин мулланың нәсел шәҗәрәсе турында да язып китик. Фәтхетдиннең улы Мәгъсүм хәзрәт, аның улы Исмәгыйль мулла (1930 елларда репрессияләнгән) Исмәгыйльнең улы Фоат Яңа Чишмәдә бүгенге көннәргә кадәр муллалык вазыйфаларын үти. Гариф Фәтхетдинов дини мәдрәсә тәмамлаган, Совет чоры башлангач Аксубай районының берничә татар авылында укытучылык иткән Гариф улы Нил озак еллар Яңа Ибрай урта мәктәбе, соңыннан Казан шәһәрендәге бер мәктәпнең директоры, Исмәгыйль мулланың оныгы Рифкат Хәйруллин 20 еллар дәвамында Түбән Кама шәһәрендә мәктәп директоры, Исмәгыйль мулланың кызы Рәисә Чирмешән районы мәктәпләрендә укытучы, Фатыйх Фәтхетдинов Балык Бистәсе районы мәктәпләрендә укытучы һ.б. Бу әле йөгереп кенә төзелгән шәҗәрә. Кемнәрдер язмага эләкмәсәләр үпкәләмәсләр. Бәлки кем дә булса Фәтхетдин мулла нәселе шәҗәрәсен төзеп "Туган як" музеена тапшырыр.
Авылдашыбыз, мәгърифәтче, язучы Галиәскәр Чыгтайның "Галинең 60 еллык истәлекләре" дигән автобиографик кулъязмасында бу мәктәп-мәдрәсә турында бик кыйммәтле мәгълүматлар бар. Бу язмалар белән танышкач, ул мәдрәсә бинасы якынча хәзерге мәктәп йортындагы мастерской урынына туры килә. Шуннан ерак түгел Фәтхетдин һәм Мәгъсүм муллалар имамлык иткән 1 нче мәхәллә мәчете булган (хәзерге культура йортының көнчыгыш ягындагы бию мәйданчыгы һәм Сабиров Җәүдәт кибете урыннары).
1897 елда, авылның Бозау очы дип аталган ягында 3 нче мәхәллә мәчете төзелә. Бу мәчет каршында да мәктәп-мәдрәсә ачыла (урыны хәзерге Кобиев Фәрхать яши торган урында булган).
Бу мәктәп-мәдрәсәләр совет чорына кадәр авыл халкына дини һәм дөньяви гыйлемнәрне биргәннәр. Үз чорларының мәгълүм шәхесләре Әүлия Хәмид бабай Чәтрәни, мәгърифәтче, язучы Галиәскәр Чыгтай шушында укыганнар, күренекле дәүләт эшлеклесе Гали Динмөхәммәтов та үзенең автобиографиясендә тормышлары авыр булу, балачагыннан ук ятим калуы сәбәпле мәдрәсәдә яшьтәшләре белән тоташтан укый алмаса да хуҗа абзасыннан рөхсәт алып (8 яшеннән байда хезмәтче малай булган) мәдрәсәгә баргалаганын искә ала.
80 еллап дәвам иткән совет чорында да авыл мәктәбе гел үсештә булган - баштан башлангыч, җиде, сигезьеллык, ә 1966 елдан урта мәктәп, 1994-2011 елларда гимназия һәм шуннан соң яңадан урта мәктәп статусы белән эшли.
210 ел дәвамында шушы мәктәп-мәдрәсә-гимназиядә йөз меңнәрчә авылдашлар белем алган, берничә йөзләгән мөгаллим-укытучылар эшләгән. Урта мәктәп булып эшли башлаганнан соң да, 2012-2013 уку елы азагында 45 нче чыгарылыш укучыларын олы тормыш юлына озатып калачак.
Ә мәктәпнең бүгенге укучылары үз мәктәпләренең данлы тарихи сәхифәләрен, аның мөхтәрәм мөгаллим-мөгаллимәләренең тормыш һәм хезмәт биографияләрен ныграк өйрәнерләр, иншалар, рефератлар язарлар, очрашулар уздырырлар.
1 нче сентябрь - Белем бәйрәменә җыелган авылдашлар - әти-әниләр, укытучылар һәм укучылар киләсе Белем бәйрәменә кадәр мәктәптә капитал төзекләндерү эшләре башкарылыр дигән теләктә таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев