Аксубаево
  • Рус Тат
  • Бавырсак әзерләделәр

    "Ак калфак" хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы Аксубай бавырсагын пешерү буенча осталык сәгате үткәрде. Алар аны Ураза бәйрәменә багышладылар. - Бавырсак - татар халкында бәйрәм табынының төп атрибуты. Ул бодай онының иң яхшы сортыннан әзерләнә һәм өстәлгә салкын килеш куела, - дип бүлеште "Ак калфак" җитәкчесе Әлфия Нурхамәтова. - Бу чараны үткәрүнең...

    "Ак калфак" хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы Аксубай бавырсагын пешерү буенча осталык сәгате үткәрде. Алар аны Ураза бәйрәменә багышладылар.

    - Бавырсак - татар халкында бәйрәм табынының төп атрибуты. Ул бодай онының иң яхшы сортыннан әзерләнә һәм өстәлгә салкын килеш куела, - дип бүлеште "Ак калфак" җитәкчесе Әлфия Нурхамәтова. - Бу чараны үткәрүнең бурычы итеп милли татар мәдәниятен пропагандалау, хатын-кызларны татар аш-суының милли ризыкларын әзерләргә өйрәтү булды. Осталык сәгатен Рәилә Рәфикова алып барды. Ул рәхәтләнеп бавырсак пешерү серләре һәм үзенең тәҗрибәсе белән бүлеште. Чара чәй эчү белән тәмамланды. Аккалфаклылар татар милли ризыкларын пешерү буенча төрле осталык сәгатьләре үткәрергә планлаштыралар һәм барысын да анда актив катнашырга чакыралар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: