Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Батырлыкка урын бар

Ватан Геройлары көнендә Аксубайда тантаналы митинг үтте. Хакимият, ветераннар оешмасы, көч структуралары вәкилләре һәм мәктәп укучылары Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәйкәле итәгенә веноклар куйдылар. -Аксубай үзенең батырлары белән горурлана, - дигән сүзләр белән митингны ачты район башлыгы Камил Гилманов. - Безнең төбәктән Бөек Ватан сугышына ун меңнән артык кеше...

Ватан Геройлары көнендә Аксубайда тантаналы митинг үтте.


Хакимият, ветераннар оешмасы, көч структуралары вәкилләре һәм мәктәп укучылары Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәйкәле итәгенә веноклар куйдылар.

-Аксубай үзенең батырлары белән горурлана, - дигән сүзләр белән митингны ачты район башлыгы Камил Гилманов. - Безнең төбәктән Бөек Ватан сугышына ун меңнән артык кеше киткән. Шуларның яртысы кире әйләнеп кайтмаган. Безнең сугышчылар Әфган, Чечня тауларында, башка локаль бәрелешләрдә гади халыкның иреген яклап көрәштеләр. Без геройлар турындагы истәлекләрне хәтердә мәңге саклыйбыз.

Ветераннар хәрәкәте җитәкчесе Галина Бобкова митингның яшь катнашучыларына мөрәҗәгать итеп, тормышта һәрвакытта да батырлыкка урын бар, дип әйтте. Безнең районда да, укучыларның балаларны уттан, судан коткарган очраклар бар.

-Әйләнә-тирәдәгеләргә карата уяу булыгыз, ә әлегә сезнең төп бурыч - яхшы билгеләр белән әти-әниләрегезне сөендерү, - дип тәмамлады сүзен Галина Павловна.

Өченче мәктәпнең дүртенче сыйныф укучылары патриотик шигырьләр укыдылар.

Бер минутлык тынлыктан соң җыелучылар һәйкәл итәгенә чәчәкләр куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев