Аксубаево
  • Рус Тат
  • Батырлыкка багышланган бәйрәм

    14-15 февраль көнне Яңа Үзи мәктәбендә батырлыкка багышланган кичәләр үткәрелде. Авылыбызның иң асыл дүрт егете-Шиһапов Сәйфетдин Сәмгетдин улы, бертуган Мәхмүтов Фәнис һәм Фәнил Габделәхәт улы, Таһир Зиннәт улы әфган җирендә үзләренең хәрби бурычларын үтәп кайттылар. Шушы егетләрнең берсе-Әхмәтвәлиев Таһир Зиннәт улы безнең арабызда эшли. Әфганчылар көнендә укучылары аны бәйрәме белән...

    14-15 февраль көнне Яңа Үзи мәктәбендә батырлыкка багышланган кичәләр үткәрелде.


    Авылыбызның иң асыл дүрт егете-Шиһапов Сәйфетдин Сәмгетдин улы, бертуган Мәхмүтов Фәнис һәм Фәнил Габделәхәт улы, Таһир Зиннәт улы әфган җирендә үзләренең хәрби бурычларын үтәп кайттылар. Шушы егетләрнең берсе-Әхмәтвәлиев Таһир Зиннәт улы безнең арабызда эшли. Әфганчылар көнендә укучылары аны бәйрәме белән котлап, истәлекле бүләк тапшырдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Мәктәпнең тәрбия эшләрен оештыручы Әфләтунова Әлфинур Рафик кызы җитәкчелегендә башлангыч сыйныф укучылары бик бай эчтәлекле «Әфганстан-йөрәк ярасы» дип аталган монтаж күрсәттеләр.
    Икенче көнне дәресләрдән соң татар халкының яраткан шагыйре Муса Җәлилне искә алу көне булды. Барлык тамашачыларның да күңеленә хуш килгән, «Гомерем минем моңлы бер җыр иде...» дип аталган бу әдәби кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алембикова Люция Габдрахман кызы хәзерләде. Укучылар сәнгатьле итеп шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, тормышына һәм иҗатына багышланган презентация карадылар.
    Мәктәптә үткәрелгән мондый кичәләр балаларның белемен һәм тел байлыгын арттыра, иҗади сәләтләрен үстерә, туган илгә, Ватанга мәхәббәт тәрбияли.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: