Аксубаево
  • Рус Тат
  • Барысы да аттестат алды

    Татарстанның 2016 ел чыгарылыш укучылары БДИ нәтиҗәләрен билгеле дәрәҗәдә яхшырттылар. Бу турыда журналистлар белән видео-брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте. Быел Татарстанда ун фән буенча БДИның уртача баллы 2015 ел нәтиҗәләреннән югары. Немец теле буенча нәтиҗәләрнең - 7,7 һәм химия фәненнән 4,1 баллга кимүе күзәтелә. Йөз...

    Татарстанның 2016 ел чыгарылыш укучылары БДИ нәтиҗәләрен билгеле дәрәҗәдә яхшырттылар.

    Бу турыда журналистлар белән видео-брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте. Быел Татарстанда ун фән буенча БДИның уртача баллы 2015 ел нәтиҗәләреннән югары. Немец теле буенча нәтиҗәләрнең - 7,7 һәм химия фәненнән 4,1 баллга кимүе күзәтелә. Йөз балл туплаучы чыгарылыш укучылары саны да арткан.
    2009 ел (БДИ штат режимына кертелгән ел) белән чагыштырганда рус теле буенча уртача балл 54,5 тән 73,05 кә күтәрелде. Математика буенча да уртача балл 2009 ел белән чагыштырганда 41,9 дан 53 баллга артты.
    Аттестат алмаучылар, министр сүзләренчә, 2015 ел белән чагыштырганда 0,8 дән 0,2 гә кимегән. Аксубай районында барлык чыгарылыш укучылары да аттестат алды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: