Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Балкыш”–гомерне озайта

Соңгы елларда гореф-гадәтләрне торгызуга, өлкән яшьтәге кешеләрне үзешчән сәнгатькә тартуга аеруча зур игътибар бирелә. Әлеге эшчәнлек юнәлешләренең берсе-"Балкыш" республика фестивален оештыру. Өлкән яшьтәге кешеләрнең ялын оештыру, аларны массакүләм-мәдәни чараларга тарту район ветераннар советының да мөһим бурычларының берсе булып тора. Әлеге планда ветераннар оешмасы мәдәният бүлеге белән тыгыз элемтәдә эшли. Аксубайда...

Соңгы елларда гореф-гадәтләрне торгызуга, өлкән яшьтәге кешеләрне үзешчән сәнгатькә тартуга аеруча зур игътибар бирелә.
Әлеге эшчәнлек юнәлешләренең берсе-"Балкыш" республика фестивален оештыру.


Өлкән яшьтәге кешеләрнең ялын оештыру, аларны массакүләм-мәдәни чараларга тарту район ветераннар советының да мөһим бурычларының берсе булып тора. Әлеге планда ветераннар оешмасы мәдәният бүлеге белән тыгыз элемтәдә эшли.
Аксубайда да"Балкыш" киң колач алды. Ул пенсионерларны җырга, халык иҗатына булган мәхәббәт белән берләштерә. 8 декабрьдә район мәдәният йортында без әлеге фестиваль эгидасы астында яңадан хәйрия концертында очрашачакбыз.
Концерт программасында катнашучыларның иң өлкәннәренә сиксәннән артык. Алар арасында Мария Муравьева да бар. Үзенең халыкчан, яңгыравыклы тавышы белән ул тамашачыга борынгы җырларның асылын аңлата. Петр Евграфов җырлар, биер өчен генә туган, диярсең. Олы яшьтә булуына карамастан, ул җиңел гәүдәле, энергияле, тормышка оптимизм белән караучы шәхес. Төрле тармак ветераннарын берләштергән "На завалинке" ансамбле район чикләрендә дә яхшы таныш.
Сөнчәледән Лидия Нураева башкарган җырлар-теләсә нинди концертның бизәге булып тора. Аның репертуарында рус, чуаш халык җырлары һәм заманча авторлар әсәрләре.
Концертка килүче тамашачыларны бихисап сюрпризлар көтә. Шуларның берсе- Татар Сөнчәлесе авылыннан вокаль коллектив һәм Дума авылыннан Фәнис Низамовның чыгышы. Һәрвакыттагыча, Яңа Аксубайдан һәм Беловкадан килгән вокаль ансамбльләр үз җырлары белән шатландырачак. "Балкыш" фестивале катнашучылары белән очрашу кызыклы һәм онытылмас булырга тиеш. Без тамашачылар залы белән дә эшләячәкбез.
Онытмагыз, җырлау-ул дәвалау терапиясенең бер төре. Күбрәк җырлаган кеше озаграк яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев