Аксубаево
  • Рус Тат
  • «Балкыш» нуры

    Үткән чәршәмбе көнне район Мәдәният йортында Татарстан Республикасы үзешчән башкаручы ветераннарының "Балкыш" конкурсы үтте. Актив тормыш позициясе алып баручы район пенсионерлары рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне раслауга юнәлтелгән теләсә нинди башлангычка ярдәм итәргә әзер торуларын күрсәттеләр. Мюд, Сөнчәле, Иске Үзи, Яңа Аксубай, Иске Татар Адәмсуы, Савруш авыл җирлекләрендә конкурсның сайлап алу...

    Үткән чәршәмбе көнне район Мәдәният йортында Татарстан Республикасы үзешчән башкаручы ветераннарының "Балкыш" конкурсы үтте.


    Актив тормыш позициясе алып баручы район пенсионерлары рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне раслауга юнәлтелгән теләсә нинди башлангычка ярдәм итәргә әзер торуларын күрсәттеләр.
    Мюд, Сөнчәле, Иске Үзи, Яңа Аксубай, Иске Татар Адәмсуы, Савруш авыл җирлекләрендә конкурсның сайлап алу турын күтәреп алучылар мәгариф һәм мәдәният ветераннары булды. Алты номинация буенча үткәрелгән район конкурсында берничә дистә ветеран катнашты. Ә урыннарда сайлап алу туры өлкән яшьтәге гражданнарның ни дәрәҗәдә кызыксынучан, тулы канлы тормыш белән янып яшәүче булуларын күрсәтте. Шуңа күрә жюри әгъзаларына иң-иңнәрне сайлап алу җиңел булмады.
    Йомгаклау концертында район Мәдәният бүлеге начальнигы Ришат Сруртдинов билгеләп үткәнчә, бәйгедә катнашырга теләк белдергән һәр башкаручы үзенчәлекле иде. -Иң мөһиме, Сез безне тормышка башкача карарга өйрәттегез. Авыр тормыш юлын үтсәгез дә, Сездә тормышны ярату хисе сүнмәгән, рухи көч югалмаган. "Балкыш" та Сезнең нинди талантлы булуыгыз тагын бер кат чагылыш тапты.
    Номерларга килгәндә, тамашачылар, алар шул ук артистлар да, районда билгеле булган "Уяв" фольклор группасы, Беловка, Яңа Аксубай, Иске Үзи, Сөнчәле вокал группалары һәм дуэтларын, Трудолюбово, Кәкре Күл, Савруш, Мюд авыл җирлекләре башкаручыларын, "На завалинке" ансамблен һәм күптән түгел генә оешкан Татар Сөнчәлесе, Савруш һәм Сосновка хатын-кыз вокал группаларын җылы каршыладылар. Бәйрәмдә катнашучылар район сәхнәсенең яңа "йолдыз"лары Зоя Захарова (Кече Сөнчәле), Мәүлидә Сафиуллина (Такталы), Суфия Нургалиева (Түбән Татар Майнасы) чыгышларын көчле алкышларга күмделәр. Шулай ук Геннадий Якимовның дәртле биюе, Петр Захаровның үзе язган шигырьләрен җилкенеп укуы да тамашачылар күңелендә матур эз калдырды. Алексеевск районында үтәчәк "Балкыш"ның зона турында безнең район данын Нина Волкова, Евгений Копанев, Хәлим Әхмәтҗанов "Уяв" ансамбле һәм «Урмандеево әбиләре» яклаячак.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: