Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балаларны түгәрәкләр һәм секцияләр белән мавыктыру

"Экстремистлыкка - ЮК!" айлыгы кысаларында районның барлык мәгариф учреждениеләрендә ата-аналар җыелышы узды. Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы бүлеге хезмәткәрләре экстремистлык йогынтысына нәкъ менә балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр бирешә, дип билгеләп үттеләр. Ата-аналарга кешенең халәте ничек алмашынуын сөйләделәр, аларның нинди сайтларда йөреп кемнәр белән аралашканын игътибарга алырга куштылар. Полиция хезмәткәрләре...

"Экстремистлыкка - ЮК!" айлыгы кысаларында районның барлык мәгариф учреждениеләрендә ата-аналар җыелышы узды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы бүлеге хезмәткәрләре экстремистлык йогынтысына нәкъ менә балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр бирешә, дип билгеләп үттеләр. Ата-аналарга кешенең халәте ничек алмашынуын сөйләделәр, аларның нинди сайтларда йөреп кемнәр белән аралашканын игътибарга алырга куштылар. Полиция хезмәткәрләре ата-аналарга балаларның төрле мавыгулар белән кызыксынуын арттырырга: дәресләр карарга, спорт белән шөгыльләнергә, түгәрәкләр һәм секцияләргә йөрергә киңәш иттеләр. Шул очракта пробелемалар урап узачак. Ата-аналарга һәм мәктәп коллективларына әйләнә-тирәдәге кешеләргә һәм вакыйгаларга игътибарны арттырырга, шулай ук үзеңне һәм якыннарыңны сакларга, ә куркыныч янау яки шик туса, кичекмәстән хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итү мөһим, дип белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев