Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балаларны мөстәкыйльлеккә өйрәтә

Район үзәгендәге 2 нче балалар бакчасында Любовь Горбунова утыз елдан артык эшли. Мәктәпне тәмамлаганнан соң ук Любовь Казандагы почта элемтәсе училищесына укырга керә. Аннан соң район элемтә үзәгендә эшли башлый. Бераз вакыт үткәч, ул районда таныш булган спортчы Валерий Горбуновка кияүгә чыга. Аларның бер-бер артлы балалары туа. Шуңа да, эшен...

Район үзәгендәге 2 нче балалар бакчасында Любовь Горбунова утыз елдан артык эшли.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң ук Любовь Казандагы почта элемтәсе училищесына укырга керә. Аннан соң район элемтә үзәгендә эшли башлый. Бераз вакыт үткәч, ул районда таныш булган спортчы Валерий Горбуновка кияүгә чыга. Аларның бер-бер артлы балалары туа. Шуңа да, эшен алыштырырга туры килә,тик Любовь Петровна үзе моңа беркайчан да үкенми, чөнки гөнаһсыз сабыйлар белән эшләү аның яшәү рәвешенә әверелә.

Кече тәрбияче бәләкәчләрне ашата, киенергә ярдәм итә, ә иң мөһиме - балаларга мөстәкыйльлек дәресләре бирә. Кайчакта, ата-аналар аеруча "кайгыртучан" булганда, кайбер бала хәтта аягында түфлиенең шнурын да бәйли, урын-җирен дә җыештыра алмый. Ә менә Любовь Петровна янәшәдә булганда, һәр эш тә балалар өчен уен булып тоела. 2 нче балалар бакчасында мөстәкыйльлеккә, чисталыкка, тәртипкә өйрәтүгә аеруча зур игътибар бирелә.

Балалар бакчасында эшләгән кеше баланы яратырга, аңларга тиеш, ә Любовь Петровнага әлеге сыйфатларның барысы да хас. Шуңа да, сөеп туймаган оныклары Полина һәм Саша әбиләрен бик яраталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев