Аксубаево
  • Рус Тат
  • Балаларга бүләк

    Сентябрь азагында Казан Кремлендә «ЛУКОЙЛ» нефть компаниясе ярдәме белән ачылган Мәскәү Кремле музейлары фондыннан «Мәскәү патшалыгыннан алып, соңгы тәхеткә кадәр булган Кремль» уникаль күргәзмә үзенең кыйммәтле коллекцияләре белән татарстанлыларны шатландыруны дәвам итә. Ә ноябрьдә анда гадәти булмаган кунаклар булып киттеләр һәм аларга аерым хөрмәт күрсәтелде. Болар-Татарстан районнарындагы социаль приютларда тәрбияләнүчеләр....

    Сентябрь азагында Казан Кремлендә «ЛУКОЙЛ» нефть компаниясе ярдәме белән ачылган Мәскәү Кремле музейлары фондыннан «Мәскәү патшалыгыннан алып, соңгы тәхеткә кадәр булган Кремль» уникаль күргәзмә үзенең кыйммәтле коллекцияләре белән татарстанлыларны шатландыруны дәвам итә.


    Ә ноябрьдә анда гадәти булмаган кунаклар булып киттеләр һәм аларга аерым хөрмәт күрсәтелде. Болар-Татарстан районнарындагы социаль приютларда тәрбияләнүчеләр. Алар өчен Казанга сәяхәтне нефть чыгаруда инновацион технологияләрдән һәм алымнардан файдалануга махсуслашкан «ЛУКОЙЛ»ның бүлендек предприятиесе «РИТЭК» компаниясе оештырды.
    «РИТЭК» хәйрия акциясе тәкъдим иткән кайбер экскурсияләр «Камские зори» Менделеевск социаль приютында тәрбияләнүче 15 баланың катнашуы белән тәмамланды. Моңа кадәр Казан Кремлендә Чистай, Аксубай һәм Нурлат районнарыннан балалар килеп киттеләр.
    -Балаларның куанычын сүзләр белән генә әйтеп бетерерлек түгел,-дип сөйли «Хыял» приютының стационар бүлек мөдире Сиринә Мостафина.-Балалар күпләргә телевизордан гына күрү мөмкин булган Мәскәү Кремле хәзинәләренә куллары белән кагылып, туры мәгънәдә әйткәндә, гүзәллек белән очраштылар. Минемчә, «РИТЭК» компаниясе Республиканың социаль учрежденияләрендә тәрбияләнүче балалар өчен экскурсияләрне нәкъ менә шул мәгънәдә оештырган да инде. Үз гаиләләрендә яхшы әйбер күрмәгән балаларга, бу эстетик планнан чыгып караганда, бик тә урынлы.
    Шуны билгеләп үтәргә кирәк, «РИТЭК» компаниясе республикада 15 елдан артык эшли һәм һәр елны Татарстанда җитештерүне генә арттырып калмыйча, республиканың социаль-икътисади үсешендә дә актив катнаша. Агымдагы елда гына да компания Татарстанда төрле иҗтимагый билгеләнештәге һәм хәйрия проектларын тормышка ашыруга 135 миллион сумнан артык акча тота.
    -Мәскәү Кремле музейлары фонды экспозициясе үз эшен Казанда киләсе ел башына кадәр дәвам итә,-дип сөйли «Тат РИТЭК нефть» ТПП профсоюз оешмасы рәисе Гүзәл Әгълиуллина.-Аны барлык теләүчеләр дә карый ала. Әмма бүген күргәзмә залында гадәти булмаган кунаклар. Без республиканың ерак районнары-Аксубай, Менделеевск, Нурлат һәм Чистай районнары социаль приютларында һәм коррекция мәктәпләрендә тәрбияләнүче балаларга уникаль күргәзмәне карау мөмкинлеге бирдек.
    Ноябрь ае дәвамында без алар өчен автобус белән сәфәргә чыгуларны оештырдык, ә музей хезмәткәрләре Мәскәү Кремле Музее турындагы фильмны һәм күргәзмә темасына балалар рәсемнәрен демонстрацияләүне үз эченә алган интерактив экскурсия белән махсус белем бирү программасын гамәлгә ашырдылар. Тагын шуны өстәп әйтәсе килә, балаларның әлеге программа нәтиҗәләре буенча иң яхшы дип табылган эшләре Мәскәүгә җибәреләчәк һәм алар анда данлыклы Корал палатасы күргәзмәсендә урын алачак. Ә әлеге рәсемнәр авторлары бүләккә Россия башкаласына юллама алачак.
    Аксубайдан килгән кунакларга аерым игътибар күрсәтелде-күргәзмә залы хезмәткәрләре мавыктыргыч экскурсия үткәреп кенә калмадылар, балаларга патша әйберләренә кагылып карау мөмкинлеге дә бирделәр. Малайларны барыннан да күбрәк-парад кылычы, кечкенәрәк малайларны патша балаларының уенчыклары кызыксындырды. Мисалга, Андрей, «Хыял» балалар бакчасы педагоглары сөйләвенчә, характерга ия яшүсмер буларак, патша киемнәрен киеп карады. Һәм шунда ук җитдиләнеп китте. Кайтыр юлда ул күп нәрсәләр турында уйлангандыр, мөгаен һәм әлеге сәяхәт аның гражданин булып җитлегүендә, һичшиксез, зур роль уйнаячак.
    -Экспозицияләр тәкъдим иткән өчен Мәскәү Кремле Музеена рәхмәтебез чиксез,- дип сөйли «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директорының күргәзмә эшләре буенча урынбасары Фәридә Батырова.-Мавыктыргыч күргәзмә бик күп кешене үзенә җәлеп итә. Әмма нефтьчеләр ярдәменнән башка гамәлгә ашмас иде. «РИТЭК» ның хәйрия ярдәмен аерым билгеләп үтәсе килә, аның ярдәменнән башка республиканың ерак районнарыннан ятим балалар үзләре мөстәкыйль Казанга барып, онытылмаслык тәэсирләр алып, югары культура хәзинәсенә кагыла алырлар идеме икән. Ә бит бала чактан ук үзеңне бөек тарихы булган дәүләтнең бер кисәкчеге итеп хис итү бик мөһим. Шуны өстәп әйтәсе килә, алга таба да без компания белән актив хезмәттәшлек итәчәкбез. Быел Татарстан музейлары арасында без грант оттык һәм хәзер нефтьчеләрдән алынган средствога «Татар халкы һәм Татарстан Республикасының дәүләт тарихы музее» экспозицияләрен яңартырга һәм барлык теләүчеләрне дә кунакка чакырырга планлаштырабыз.
    Экскурсиядән соң балалар төшке ашка киттеләр, аннан соң Казан һәм Мәскәү Кремльләре турында лекция тыңладылар, алар турында видеофильм карадылар һәм бары тик шуннан соң гына иң җаваплы эшкә-үзләренең тәэсирләрен рәсемгә төшерергә керештеләр.
    Әлбәттә инде, аларның һәрберсе бик тиздән Мәскәүне үз күзләре белән күрү турында хыялланып яши.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: