Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балалар театры дипломант булды

Аксубай балалары балалар театры республика бәйгесе дипломанты булдылар. "Курчаклар уйный һәм укый торган театр" дип аталган бәйге быел көз Республика балалар китапханәсе тарафыннан игълан ителде, гаилә китапханәсе хезмәткәрләре һәм "Тату гаилә"театр түгәрәге җитәкчеләре Людмила Никонова һәм Валентина Дмитриева түгәрәк эшчәнлеге турында материал җыйганнар һәм бәйгегә җибәргәннәр. Ә анда бөтен нәрсә...

Аксубай балалары балалар театры республика бәйгесе дипломанты булдылар.


"Курчаклар уйный һәм укый торган театр" дип аталган бәйге быел көз Республика балалар китапханәсе тарафыннан игълан ителде, гаилә китапханәсе хезмәткәрләре һәм "Тату гаилә"театр түгәрәге җитәкчеләре Людмила Никонова һәм Валентина Дмитриева түгәрәк эшчәнлеге турында материал җыйганнар һәм бәйгегә җибәргәннәр. Ә анда бөтен нәрсә язылган: репертуарның ничек сайлануы, реквизитның әзерләнүе, репетицияләр үткәрелүе һәм, иң мөһиме, спектакльләр.
-Бәләкәчләр-иң гадел, шул ук вакытта иң таләпчән тамашачылар,-дип әйтте әңгәмә барышында Людмила Никонова,-алар персонажлар өчен борчылалар һәм артистларның начар уйнавын яратмыйлар. Шуңа күрә дә матамашачылар белән очрашуга без җентекләп әзерләнәбез.
Түгәрәк әгъзалары-тугыз-ун яшьлек Настя Кондратьева, Артем һәм Ксения Воркуновалар, Карина Пайдуганова, Дарья Архипова һәм Алина Яругина түгәрәккә теләп йөриләр, спектакльләргә әзерләнәләр, сәхнәдә дә үз-үзләрен оста тоталар. Ә инде соңгы тапкыр ирешкән уңыш аларга "канатлар" өстәде. Ник дисезме? Чөнки XXVII Бөтендөнья универсиадасы башкарма дирекциясенең генераль директоры Владимир Леоновтан Рәхмәт хаты һәркемгә килми бит. "Спорт һәм яшьлекнең әлеге бәйрәмендә синең кебек шундый сәләтле һәм сәламәт тормыш рәвеше алып бару яклы яшьләрнең катнашуы Бөтендөнья студентлар уеннарын югары дәрәҗәдә үткәрергә ярдәм итте. Әлеге вакыйга синең киләчәктәге иҗади эшеңдә этәргеч булсын һәм яшьләрнең дөньякүләм спорт хәрәкәтен үстерүгә юнәлдерелгән спорт проблемаларында катнашу теләген тагын да үстерсен иде",-дип язылган әлеге хатта.
Театр түгәрәге һәм спорт арасында нинди бәйләнеш бар, дип сорарсыз сез. Бар икән шул - Республика Балалар китапханәсе бәйгене Казанда уздырылган Универсиадага багышлады, ә безнең райондагы "Тату гаилә" "Җәнлекләр дә спортны яраталар" дип аталган спорт темасына мини-спектакльләр тәкъдим иткәннәр.
Күптән түгел яшь артистлар әлеге спектакльләрне сыйныфташларына күрсәттеләр. Премьера тәмамланганнан соң Үзәк китапханә системасы директоры Ирина Телешева түгәрәк җитәкчеләренә һәм әгъзаларына Дипломнар, Рәхмәт хатлары һәм Универсиада сувенирлары, татлы призлар бүләк итте.
-Балалар өчен аларның хезмәтен бәяләү һәм уңыш нәтиҗәсе бик мөһим,-дип сөйли Ирина Анатольевна. -Бүләкләү аларны канатландыра, ә инде тантаналы рәвештә һәм яшьтәшләре катнашында булса, бигрәк тә куанычлырак була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев