Аксубаево
  • Рус Тат
  • Балалар сәнгать мәктәбе концерты

    Район Мәдәният йорты сәхнәсендә балалар сәнгать мәктәбе укучыларының концерты булды. Зал халык белән тулды - балалары һәм оныклары чыгышын карарга бөтен район җыелды. Бер-берсен алмаштырып, сәхнәгә мәктәпнең бию, вокал һәм уен кораллары бүлегенә йөрүчеләр чыкты. дүрт-алты яшьлек иртә-эстетик үсеш төркеменә йөрүче нәниләр дә чыгыш ясадылар, алар ике елдан бирле сәхнәдә...

    Район Мәдәният йорты сәхнәсендә балалар сәнгать мәктәбе укучыларының концерты булды.


    Зал халык белән тулды - балалары һәм оныклары чыгышын карарга бөтен район җыелды. Бер-берсен алмаштырып, сәхнәгә мәктәпнең бию, вокал һәм уен кораллары бүлегенә йөрүчеләр чыкты. дүрт-алты яшьлек иртә-эстетик үсеш төркеменә йөрүче нәниләр дә чыгыш ясадылар, алар ике елдан бирле сәхнәдә җырлый-бииләр инде.

    Бәйрәм концертыннан соң Балалар сәнгать мәктәбе директоры Галина Сруртдинова әти-әниләргә рәхмәт белдерде.

    - Мәктәпнең уңышлары һәм казанышлары - әти-әниләр һәм педагогларның уртак эше, - дип билгеләп үтте ул.

    Елның төп концерты балаларның талантын һәрьяклап ачып кына калмыйча, педагогларның белем бирү дәрәҗәсен дә күрсәтте. Тамашачыларның көчле алкышларыннан күренгәнчә, бу көнне укучылар да, сәнгать мәктәбе укытучылары да югарылыкта булдылар.

    ФОТОРЕПОРТАЖ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: