Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балалар роботлар төзи башлаячак

Киләчәктә "Робототехника" дигән яңа фән барлык мәктәпләр дә кертеләчәк. Бу турыда районның мәгариф бүлеге Россия мәгариф министры Дмитрий Ливанов ссылкасыннан чыгып хәбәр итте. Конструкция төзү дәресләре хәзерге вакытта гамәлдә булган башлангыч мәктәпләр өчен белем бирү стандарты булып торачак. Моңа кадәр ул беркайда да кертелмәгән иде әле. Иске Тимошкино мәктәбендә һәм...

Киләчәктә "Робототехника" дигән яңа фән барлык мәктәпләр дә кертеләчәк.

Бу турыда районның мәгариф бүлеге Россия мәгариф министры Дмитрий Ливанов ссылкасыннан чыгып хәбәр итте.
Конструкция төзү дәресләре хәзерге вакытта гамәлдә булган башлангыч мәктәпләр өчен белем бирү стандарты булып торачак. Моңа кадәр ул беркайда да кертелмәгән иде әле. Иске Тимошкино мәктәбендә һәм Аксубай лицеенда робототехника буенча түгәрәкләр эшләп килде. Роботлар төзү, берьюлы берничә фән буенча алган белемне гамәлдә куллану мөмкинлеге бирәчәк дип күзаллана. Бу белем алуны күпкә кызыклырак итәчәк, дип саныйлар мәгариф министрлыгында.
- Мондый иҗат фикерләү дәрәҗәсен үстерә, куллар, бармаклар хәрәкәтен арттыра, стандарт булмаган карарлар кабул итәргә өйрәтә, - дип шатланып сөйли бишенче сыйныфта белем алган укучының әнисе Лиана Викторовна.
- Безнең район мәктәпләре яңа фән кертелүгә әзерләнәләр. - Бу фәнне техниканы яраткан һәм моны яхшы аңлаган кешеләр укытырга тиеш, - дип ассызыклады мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Гөлнур Идиятова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев