Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балалар Әфган турында

Район үзәгенең балалар китапханәсендә "Әфганстан - җан ярам" дип аталган истәлекле чара үткәрелде. Аның кысаларында шигырь укучылар бәйгесе, сугышчы-интернационалчылар белән очрашу оештырылды. Чарада катнашучыларны китапханә директоры Ирина Телешева, районның хәрби комиссары Рәшит Фәсхетдинов, ДОСААФ җитәкчесе Петр Волков сәламләделәр. -Ватан сезнең өй ишегалдыннан башлана, - дип әйтте комиссар. - Ә инде...

Район үзәгенең балалар китапханәсендә "Әфганстан - җан ярам" дип аталган истәлекле чара үткәрелде.


Аның кысаларында шигырь укучылар бәйгесе, сугышчы-интернационалчылар белән очрашу оештырылды. Чарада катнашучыларны китапханә директоры Ирина Телешева, районның хәрби комиссары Рәшит Фәсхетдинов, ДОСААФ җитәкчесе Петр Волков сәламләделәр.
-Ватан сезнең өй ишегалдыннан башлана, - дип әйтте комиссар. - Ә инде Ватан өчен тарихны дөрес аңлау, Ватан сугышында ата-бабаларыгызның һәм Әфган сугышында һәлак булган, катнашкан якташларыгызның батырлыгын аңлау иң мөһиме булып тора. Батырларыбызны онытмыйк.


Әфганстанда һәлак булган җиде якташыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.


Башта балалар шигырьләр сөйләделәр. Шунысын әйтергә кирәк, кайберәүләр яңача технологияләрдән файдаланып шигырь сөйләгәндә слайдлар һәм музыка куштылар. Аннан соң, Әфган ветераннары Владимир Крайнов, Сергей Камбулов һәм Юрий Артамонов хатирәләре белән уртаклаштылар. Шигырьләрне иң яхшы укучылар дип Иске Ильдеряктан Валерий Зубков, Иске Кыязлыдан Ләйсән Кыямова, Лилия Җәлалетдинова, Иске Савруштан Карина Николаева табылды. Чарада катнашучыларга бүләкләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев