Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Авылда ике бәйрәм

Үткән шимбә көнне Иске Мокшинода берьюлы ике чара булды -Анатолий Самаренкин чишмәсе ачылды һәм Уяв бәйрәме үтте. Иске Мокшино-Анатолий Самаренкинның кече ватаны-чишмәне ачу да аның тырышлыгы. Әлеге чишмә дәүләт һәм шәхси партнерлыкның-идея авторы һәм экология һәм табигый ресурслар министрлыгының уңышлы үрнәге булды. -Районда мондый чишмәләр күп. Соңгы дүрт елда бу...

Үткән шимбә көнне Иске Мокшинода берьюлы ике чара булды -Анатолий Самаренкин чишмәсе ачылды һәм Уяв бәйрәме үтте.


Иске Мокшино-Анатолий Самаренкинның кече ватаны-чишмәне ачу да аның тырышлыгы. Әлеге чишмә дәүләт һәм шәхси партнерлыкның-идея авторы һәм экология һәм табигый ресурслар министрлыгының уңышлы үрнәге булды.
-Районда мондый чишмәләр күп. Соңгы дүрт елда бу төзекләндерелгән егерме җиденче чишмә. Әлеге башлангычны шулай ук ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Илдар Халиков, экология министры Артем Сидоров, министр урынбасары, якташыбыз Равил Кузюров та хуплады. - Бүгенге көндә йортлар, юллар төзүне, су белән тәэмин итүне, чишмәләрне төзекләндерүне үзенә сыйдырган максатчан программалар кабул иткәннәре өчен хөкүмәткә рәхмәт әйтми булмый. Үткән ел экология фондыннан бер миллион өч йөз мең сум акча бүлеп бирелгән иде, ә быел калган өлеше бирелде,-дип билгеләп үтте Камил Гилманов.
Анатолий Самаренкин үзенең кече ватаны өчен бик күп изге эшләр эшләгән-бу чиркәү, сугышта һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл, төзекләндерелгән зират, авылга кадәр сыйфатлы юл һ.б. Әлеге эштә аңа балалары-Дмитрий белән Юлия дә ярдәм итәләр. Менә шуның өчен чишмәне ничек атау турындагы мәсьәлә килеп тугач, моны хәл итүне ул халыкка тапшырды, ә алар бертавыштан Анатолий Самаренкин хөрмәтенә аның исеме белән атарга кирәк дип билдерделәр.
Авыл читендә урнашкан чишмәгә таба авыл уртасыннан асфальт юл салынды, Фәнис Сафин җитәкчелегендәге юл участогы аны кыска вакыт эчендә түшәде. Бу юл алты миллион сумга төште. Чишмә проектын гамәлгә ашыруда подрядчылар «Энергострой» ЯАҖ генераль директор урынбасары Игорь Жилинский һәм прораб Дмитрий Балабин, авыл кешеләре Анатолий Семенушкин һәм Геннадий Наумов әһәмиятле урын биләде. «ВАМИН-Аксу» генераль директоры Искәндәр Зәйдуллин да чишмә төзекләндерү эшенә үз өлешен кертте.
Чишмәне төзекләндерүгә кагылышлы шимбә өмәләре оештырган җирле халыкны да билгеләп үтми булмый.
-Бүген бездә бәйрәм-авылга чишмә суы килде,-дип мөрәҗәгать итте ул якташларына.-Әлеге эшне кыска вакыт эчендә тормышка ашырган төзүчеләргә, проект ясаучыларга, ә иң мөһиме район башлыгы Камил Гилмановка чиксез рәхмәт әйтәсе килә. Ул нинди дә булса идеяны хуплап кына калмыйча ярдәм кулы суза да белә. Су һәм юллар ул безнең тарафтан авыл кешеләре өчен башкарылган эшләрнең бер өлеше генә. Бүген чишмә итәге төзекләндерелгән, утырып ял итү өчен эскәмияләр урнаштырылган, суның биологик һәм химик анализы да яхшы.
Якташыбыз, әлеге постта район өчен зур эшләр башкарган экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Равил Кузюров та әлеге тантанада катнашты. Самаренкин чишмәсен ачуда аның да хезмәт өлеше зур.
-Әтиле-уллы Самаренкиннар-Ватаннарының лаеклы уллары, үзләренең туган төбәкләрен, районны яраталар,- диде Равил Әфрәим улы.-Бу Аксубайда соңгы чишмә булмас, дип ышанабыз.
Чиркәү башлыгы Александр Пасичук, авыл кешесе Вячеслав Егоров, район ветераннар Советы рәисе Евгений Копанев халык, ветераннар исеменнән авылга төрлечә ярдәм итеп торганнары өчен әтиле-уллы Самаренкиннарга рәхмәт әйттеләр.
Анатолий Константиновичның улы -Дмитрий, әтисенең үзе туып - үскән җиргә бурычын кайтарып, хыялын тормышка ашыруын билгеләп үтте.


Су-ул Ходай биргән нигъмәт. Камил Гилманов, Анатолий Самаренкин һәм Игорь Жилинский ал тасманы кискәннән соң, Александр атакай аны изгеләндерде. Чишмә суын беренче булып Константин Самаренкин учына алды, аннан соң судан халык авыз итте.
Чишмәне тантаналы төстә ачканнан соң Камил Гилманов һәм Анатолий Самаренкин сугышта һәлак булган искемокшинолылар истәлегенә куелган һәйкәл итәгенә чәчәкләр куйдылар.
Бу көнне Иске Мокшинода үткән Уяв бәйрәме ата-бабаларыбызны искә алуның тагын бер мизгеле булды. Шунысы шатлыклы, Аксубай җирендә әлеге бәйрәм традицион рәвештә ун елдан артык билгеләп үтелә, һәм елдан-ел халыкчан бәйрәмгә әверелә бара. Аны чуашлар гына бәйрәм итми, бу көнне Иске Мокшинога бөтен районнан төрле милләт халыклары килгән иде.
Милли костюмнарга киенгән үзешчән артистлар Иске Мокшино авылына килгән күпсанлы кунакларны җырлап - биеп каршы алдылар. Кунаклар арасында югарыда телгә алынган җитәкчеләрдән тыш, Туполев исемендәге ГКТУ ректоры Н.Абруков, ТР ЧНКА рәисе К.Яковлев, Чуаш Республикасының сәнгать белеме докторы, академик А.Трофимов, Чабаксар шәһәренең «ТУС» ЯАҖ директоры Н.Угаслов, аның урынбасары В.Давыдов, Чуаш Республикасының чуаш конгрессы Президенты Г.Архипов, Татарстан һәм Чуашстанның мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре һ.б.бар иде.
Бәйрәм тантанасы барган кояш нурларыннан балкыган алан белән янәшәдә төрле тереклек ияләре белән бергә чуаш авылы урнашкан, ә ачык күңелле чуаш гаиләсе кунакларны куас һәм ипи-тоз белән каршылый. Хуҗа һәм хуҗабикә аларны кул белән әйләндерелгән тегермән ташында ярма ярырга чакырдылар, әлеге эшкә Камил Гилманов һәм Анатолий Самаренкин җиң сызганып керештеләр. Авыл өендә аларны чуаш милли ризыкларыннан сыгылып торган табын каршы алды. Ә капканың икенче ягында чуаш халкының тормышын һәм көнкүрешен чагылдырган чуаш авылларының музей экспонатлары күргәзмәсе урнашкан.
Район башлыгы Камил Гилманов Уяв бәйрәмен ачып һәм кунакларны һәм район халкын бәйрәм белән котлап, соңгы елларда районда барган казанышлар турында сөйләде, якташларыбыз ярдәме белән районда зур эшләр башкарыла, дип билгеләп үтте.
-Бүген әлеге бәйрәмнең Мокшино җирендә үтүе юкка түгел-бу авылга элек-электән тирә-як авыллардан, күрше районнардан халык җыелган. Монда базар мәйданы, чиркәү булган, ә бүген исә алар икенче сулыш алды. Анатолий Самаренкин ярдәме белән бәйрәм кабат әйләнеп кайтты,-дип билгеләп үтте ул үз чыгышында.
Камил Гилманов район халкы, авыл кешеләре исеменнән А.Самаренкинга, аның балаларына рәхмәт әйтте һәм киләсе елларда Уявны Сабантуй масштабында бәйрәм итәргә кирәк дип белдерде. Аксубай җирендә гомер итүче төп өч милләт халкы Сабантуй, Троица һәм Уяв бәйрәмнәрен татулыкта һәм дуслыкта бәйрәм итсеннәр иде. Ул шулай ук актив тормыш позициясе алып барганы, Иске Мокшино авылында чишмә булдырганы, мәдәниятны һәм милли йолаларны үстерүгә өлеш керткәне өчен Анатолий Самаренкинга Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Камил Камалович үз милләтенә, аның гореф-гадәтләренә тугры булганы өчен шул көнне 70 яшен тутырган «Уяв» фольклор коллективы җитәкчесе Аркадий Харитоновка Рәхмәт хаты тапшырды. Бәйрәмне оештыруга һәм үткәрүгә үз өлешләрен керткән Мюд авыл җирлеге башлыгы урынбасары Надежда Бокарева, Уяв ансамбле солисткасы Валентина Рыжакова, шәхси эшмәкәр Фәрит Мәсгутов та район башлыгы исеменнән Рәхмәт хатына лаек булдылар.
Күптән түгел Бөтенроссия «Уйна, гармун!» фестивалендә районны гына түгел, Татарстан Республикасын да таныткан Евгений Копанев аны оештыручылар исеменнән район башлыгы Камил Гилмановка рәхмәт хаты тапшырды, бу да шулай ук көтелмәгән, әмма күңелле мизгел булды.
Бүләкләүләр моның белән генә тәмамланмады әле. Район башлыгы Уявта катнашкан авылның иң өлкән кешесе Ольга Клементьевага чәчкә бәйләме тапшырды. Авыру булуына карамастан, актив җәмәгать тормышы алып барган әлеге авыл кешесе Ирина Степанова бу көнне Камил Камалович кулыннан бүләккә ноутбук алды.
Анатолий Самаренкин Уяв бәйрәмендә катнашучылар, кунаклар алдында үзенең чыгышын бөек философ Цицерон сүзләреннән башлады:
«Дөньяда ата-бабабыз нигезеннән дә якынрак җир юк». Мин туып-үскән йорт-кырыйдан икенче... бүген әлеге мәйдан балачакта үткәрелгән Уяв бәйрәмендәге кебек шулкадәр халык белән тулыр дип күз алдына да китермәгән идем. Ходайга шөкер ул кабатланды, без монда якыннарыбыз, туганнарыбыз белән очраштык. Бу мәйдан безне үзенә чакырып торыр һәм без кабат бирегә җыелырбыз дип өметләнәм...
А.Самаренкин, К.Яковлев, Н.Угаслов, шулай ук башка чыгыш ясаучылар да, районда чуаш мәдәнияты төрле милләт халыклары арасындагы татулык һәм турыдан-туры район җитәкчелеге ярдәме белән чәчәк ата, дип билгеләп үттеләр. Ә Константин Яковлев бәйрәмне оештыруга өлеш керткән район авыл җирлекләре башлыклары-М.Сулейманкин, Ф.Степанов, А.Кузьмин, В.Альметкин, Н.Айдова, В.Николаев, Н.Михайлова һәм И.Крайнованы аерым билгеләп үтте.
Уявны оештыручыларның берсе-Сөнчәле мәктәбе директоры А.Калуковка, «Уяв» фольклор коллективы вәкиле З.Аниськинга, И.Туйкинга, Н.Кудряшовка, В.Уразайкинга, Г.Мощенкога чуаш халкының мәдәни тормышында актив катнашканнары өчен бүләкләр тапшырдылар. Тамашачылар сәхнәгә күтәрелгән яшь буынга әхлак тәрбиясе бирүдә үзләреннән зур өлеш керткән Сөнчәле мәктәбе укытучылары- И.Хөсәенованы, В.Уканиеваны көчле алкышлар белән каршы алдылар.
Традицион әйлән-бәйлән Уявның тантаналы һәм дулкынландыргыч мизгеленә әверелде.
Тантаналы өлештән соң башланган мәдәни-күңел ачу программасы да бай эчтәлекле булды-сәхнәдә Чуаш Республикасы артистлары Вячеслав Христофоров, Алексей Шадриков, Аксубай районының фольклор коллективлары чыгыш ясадылар. Бала-чагалар да, яшьләр дә рәхәтләнеп күңел ачтылар, сәүдә гөрләде, телне йотарлык шашлык кызарып пеште, милли көрәш яратучылар келәмдә бил алышты, район башлыгы Камил Гилманов һәм дәрәҗәле кунаклар төрле авырлык категорияләрендә җиңүчеләрнең һәрберсенә медаль генә түгел, акчалата премияләр дә тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев