Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Авыл мәктәбенең киләчәге бар

Урмандеево "башлангыч мәктәп-балалар бакчасы" комплексында тормыш гөрләп бара. Ул район үзәгеннән иң еракта урнашкан комплексларның берсе. Яз һәм көз көннәрендә аңа кадәр зур йөк машинасы белән генә барып җитә аласың. Әмма, бернигә дә карамастан, монда кунакчыл мохит хөкем сөрә. Мәктәп директоры Ирина Музилеева, чын хуҗабикә һәм җавапчыл җитәкче буларак, беренче...

Урмандеево "башлангыч мәктәп-балалар бакчасы" комплексында тормыш гөрләп бара.

Ул район үзәгеннән иң еракта урнашкан комплексларның берсе. Яз һәм көз көннәрендә аңа кадәр зур йөк машинасы белән генә барып җитә аласың. Әмма, бернигә дә карамастан, монда кунакчыл мохит хөкем сөрә.
Мәктәп директоры Ирина Музилеева, чын хуҗабикә һәм җавапчыл җитәкче буларак, беренче эш итеп документлар һәм нинди максаттан килүебез белән кызыксынды. Шуннан соң гына мәктәп тормышы турында сөйләде һәм экскурсия үткәрде.
Башлангыч мәктәптә Урмандеево авылыннан 30 бала белем ала. Биш педагог, шул исәптән директор үзе дә аларга белем бирү белән мәшгуль. Узган елда дүртенче сыйныф укучылары арасында үткәрелгән мониторингта белем бирү сыйфаты буенча урмандееволылар беренче урынны алдылар. Аларны 16 еллык стажы булган педагог Любовь Семенова укыткан. ФГОС яңалыкларының барлык "уңайлыкларын" җилкәсендә тоярга туры килә. Ләкин ул сынатмый.
-Балалар үзләре дә сәләтле, теманы бик тиз отып алалар, - дип сөйли мөгаллимә. -Уңышка ирешүдә ата-аналарның да өлеше зур. Авылдашларыбыз - актив, белем бирү процессы белән кызыксынучан яшь гаиләләр. Алар үзләре бик теләп укыту процессына кушылалар һәм укытучыга ярдәм итәләр.
Софья Архипова утыз елга якын укытучы булып эшли. Марья Тарасова һәм Светлана Алексееваның хезмәт стажы ун елдан артык тәшкил итә.
Монда мәктәп яны бакча участогы да бар. Быел бәрәңге, кәбестә, кишер һәм кызыл чөгендердән мул уңыш алганнар. Димәк, әлеге яшелчәләрне сатып алуда мәктәпкә акча тотарга туры килми. Укучыларның ата-аналары балалары мәктәп ашханәсендә тукланган өчен көненә 6-7 сум гына түлиләр. Ә бит аларны көненә ике тапкыр ашаталар. Иртән камыр ризыгы белән чәй яки кесәл, ә төшке ашка салат, аш, ипи, чәй бирәләр.
Мәктәпне 2015-2016 нчы уку елына әзерләүдә әлеге уку бинасы районның башлангыч мәктәпләре арасында беренче урынны алды. Шулай ук откан Грант акчасының керүе дә көтелә. "Сәламәт балалар - безнең киләчәгебез" дигән проект белән мәктәп "спорт" номинациясендә РИТЭК грантына ия булды. Балаларны тәрбияләү һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешкәне өчен башлангыч белем бирү учреждениеләре рейтингында Урмандеево комплексы II дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.
-Бу бүләкләр һәм казанышлар, ерак авылларда да укытучыларның балаларга тиешле дәрәҗәдә белем һәм тәрбия бирүен раслый, - дип билгеләп үтте Ирина Музилеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев