Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Авыл өлкәсендә Галиәскәр Камал театры

Дүшәмбе көнне Аксубай районы Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистларын каршы алды. Театрның республикабыз районнары буйлап сәяхәте традициягә әйләнде - ел дәвамында Г. Камал исемендәге дәүләт академия театры артистлары Татарстанның авыл һәм район үзәкләрендә 5-6 спектакль куялар. Президентыбыз программасы буенча оештырылган бу спектакльләр "Авыл клубы" республика программасы буенча...

Дүшәмбе көнне Аксубай районы Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистларын каршы алды.


Театрның республикабыз районнары буйлап сәяхәте традициягә әйләнде - ел дәвамында Г. Камал исемендәге дәүләт академия театры артистлары Татарстанның авыл һәм район үзәкләрендә 5-6 спектакль куялар.

Президентыбыз программасы буенча оештырылган бу спектакльләр "Авыл клубы" республика программасы буенча төзелгән күпфункцияле үзәкләрдә үтә. Театр артистлары килә торган автобусны Аксубай чигендә аксубайлыларга хас булганча ипи-тоз белән каршы алдылар. Район белән танышу Х. Туфан музеена экскурсиядән башланды. Кунакларга шулай ук башка күренекле якташларыбыз турында да сөйләделәр.

әер, районыбызның талантлы кешеләргә бай булуын камаллылар бик әйбәт беләләр, чөнки алар Карасу сәхнәсенә якташыбыз Илгиз Зәйниевның "Бабайлар чуагы" ("Соңлаган җәй") лирик комедиясен алып килделәр. Кич белән Карасу күпфункцияле үзәгенең тулы залы Татарстан төп театрының атказанган артистлары, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары - Татарстанның халык артистлары, Россиянең атказанган артистлары Наилә Гәрәева, Ринат Таҗетдин, Әзһәр Шакир, Равил Шәрәфи, Наил Дунай, Татарстанның халык артисты Ирек Баһман, Венера Шакирова, яшь талантлар Эмиль Талипов, Нәфисә Хәйруллина, Татарстанның халык артисты - скрипкачы Фоат Әбүбәкер, Татарстанның атказанган артисты - гармунчы Әхмәт Кәрим һәм, әлбәттә инде, танылган татар драматургы Илгиз Зәйниевны көчле алкышлар белән каршылады.

Спектакль башланыр алдыннан Илгиз авылдашлары алдында беренче тапкыр драматург буларак чыгыш ясаганлыктан беркайчан да булмаганча дулкынлануын әйтеп үтте. Аның әти-әнисе дә бик дулкынланды.

- Мин улымның бөтен премьераларында да булам, - диде аның әнисе - Сәрия Шәрәфетдиновна горурланып. - Илгизнең унҗиде яшендә язган беренче пьесасы бүгенге көндә дә Г. Камал театры сәхнәсендә бара.

- Илгиз балачактан ук сәнгатькә гашыйк иде - җырлады, төрле бәйгеләрдә катнашты, соңрак язылган әсәрләре район газетасында басылды, мәктәп чараларында катнашты, - дип искә төшерде әтисе. - Улымның спектакльләрендә сирәк булам дип борчылам.

Авыл сәхнәсенә Татарстан театрының иң данлыклы артистлары гына җыелган иде. Лирик комедияне карарга Карасу авылына килгән театр сәнгатен сөючеләр мәдәният учагы залына сыеша алмадылар. Тамашачыларны сәхнә күренеше әсир итте - пьесаның төп каһарманы, төшенкелеккә бирелми торган, һәрвакыт шат пенсионер Хәлимә, яшь аермалылыгы белән чикләнгән дөньяда бикләнеп калмый, ә комедиядәге геройлар ярдәмендә үзендә яңа ачышлар ясый, тормышында мәхәббәткә юл ача. Сюжет сызыгы героиняның ерак Владивосток шәһәренә китәргә җыенуы белән башланып китә.
Комедия ахырында зал сулыш алырга да батырчылык итмәде, ә аннары камаллыларны аягүрә басып алкышларга күмде. Актерлар уены тәрҗемәсез дә залда җыелган безнең күпмилләтле халкыбызга аңлашылды.

- Бүген Карасу авылы сәхнәсендә безнең республикабызның күренекле театрының чыгыш ясавы шатлыклы күренеш, - дип билгеләп узды Камил Гилманов, һәр артистка чәчәк бәйләме бүләк итеп. - Карасу - районның иң борынгы авылларының берсе, һәм аның тарихында Татарстанның танылган артистлары килүе кебек зур вакыйгалар күзәтелгәне булмады. Театрга, Илгиз Зәйниевкә рәхмәт. Илгиз, сиңа иҗади уңышлар юлдаш булсын, республикабызда моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Карасу мәктәбе дирекциясе һәм "Идел" журналы хезмәткәре, элеккеге мәктәп директоры, Илгизгә белем биргән укытучы Вәсилә Гиматдинова тарафынан бик күп җылы сүзләр әйтелде. Илгизнең беренче хикәяләрен тыңлаучы да, аның сәләтен ачуда ярдәм итүче дә, иҗади уңышларга ирешүдә булышучы да нәкъ менә ул була. Илгизнең информатика укытучысы белән берлектә тәүге тапкыр чыгарылган "Җәйге көндә" исемле китабын "Идел" журналында эшләүче Нәбирә Гиматдиновага ул алып бара, ә тегесе исә китапны драматург Рәдиф Сәгъдигә күрсәтә. Ә аннан соң Илгизгә "Иделем акчарлагы" бәйгесе вакытында күренекле драматург Туфан Миңнуллин белән очрашу бәхете елмая.

Игенчеләр үзләренең хезмәт җимешләрен көзен җыеп алсалар, укытучы исә күп еллар узгач кына уңышларга ирешә. Драматург ул вакытта Илгизнең киләчәге өметле булуын әйтә, Туфан Миңнуллин аның остазына әверелә. Алга таба Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге премиясе лауреаты, Галиәскәр Камал театры режиссеры Фәрит Бикчәнтәев аның укытучысы була. Фәрит Бикчәнтәевкә Карасу сәхнәсендә чыгыш ясау насыйп булмаса да, аның каравы Илгиз язган комедиядә төп рольне аның әнисе Наилә Гәрәева уйнады.

- Шундый сәләтле шәхес тәрбияләп үстергәннәре өчен әти-әнисе алдында түбәнчелек белән башыбызны иябез. Авыл малаена зур сәхнәләргә менәргә ярдәм иткәнегез өчен сезгә дә, театрга да олы рәхмәтебезне белдерәбез, - диде Вәсилә Гиматдинова. -Камаллылар әлеге театр белән декабрь аенда Финляндиягә барачаклар.
Илгизнең әти-әнисе сәхнәгә күтәрелү белән һәр артист үзенә бүләк ителгән чәчәк бәйләмен, талантлы ул тәрбияләп үстергәннәре өчен рәхмәт йөзеннән, аларга сузарга тырышты.

Илгиз исә, һәрвакыттагыча, сәхнәдә үзен бик тыйнак тотты. Авыл кешеләре ун ел элек мәктәпне көмеш медальгә тәмамлап, башкаланы яуларга киткән егетнең бүген дә үзгәрмәвен сизделәр. Ә ул хәзер дә үзе туып үскән авыл өчен җан атып яши.

- Авылда иске клуб бинасын сүтә башлагач, бераз шикләнеп калган идем, ә яңасын төзергә керешкәч - шатланып туя алмадым, - диде Илгиз. -Авылда мәдәният учагы бар икән, димәк авыл яшәячәк. Авыл кешеләре тормышын яхшырту, матурайту өчен чыгарылган программаларны тормышка ашырганнары өчен республика һәм район җитәкчеләренә, бирегә килеп, сәхнәдә чыгыш ясарга ризалашкан театр җитәкчелегенә һәм артистларга чиксез рәхмәтләремне белдерәм.

- Якташыгыз - артист, режиссер һәм драматург Илгиз Зәйниевнең талантына сокланып туя алмыйбыз, аның белән горурланабыз, - диде сәхнәдә чыгыш ясаган театр артисты Әзһәр Шакиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев