Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Авыл хуҗалыгы музее

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Казанда республиканың авыл хуҗалыгы музеен булдыруга кереште. Хәзергесе вакытта районнарда авыл хуҗалыгы үсеше этаплары турындагы тарихи язмаларны туплау эше алып барыла. Әлеге изге эштә халыкның да актив катнашуы экспозицияне баерак итәр иде. Бәлки, кемнәрдәдер ТРның авыл хуҗалыгы тармагын үзгәртеп кору белән бәйле тарихка тиң...

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Казанда республиканың авыл хуҗалыгы музеен булдыруга кереште.

Хәзергесе вакытта районнарда авыл хуҗалыгы үсеше этаплары турындагы тарихи язмаларны туплау эше алып барыла. Әлеге изге эштә халыкның да актив катнашуы экспозицияне баерак итәр иде. Бәлки, кемнәрдәдер ТРның авыл хуҗалыгы тармагын үзгәртеп кору белән бәйле тарихка тиң приказлар, карарлар саклангандыр. Шулай ук элеккеге эш кораллары, башка җир эшкәртү җиһазлары да экспозициянең кыйммәтле экспонатлары була ала. Музей оештыручыларны республика тарихында аграрчыларның данлыклы юллары хакында сөйләүче иске китаплар, газета-журналлар, фоторәсемнәр, әлеге тармак тарихындагы фактлар, башка әйберләр дә кызыксындыра. Музейны оештыручылар белән (843) 22-17-621 телефонына шалтыратып элемтәгә керергә мөмкин.
Фото www.lechaim.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев