Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Авыл җанлы кеше

Аның шигырьләре күңел кылларын тибрәндерә, тирән тәэсирле прозасы тормышчан, ә мәкаләләре һәм башка журналистлык эшләре актуаль һәм гадел. Билгеле булганча, Илдус Гали улы Диндаров хезмәт вазыйфасы буенча "Ватаным Татарстан" республика газетасының җаваплы хезмәткәре булып тора һәм Нурлат шәһәрендә яшәп, Аксубай, Чирмешән, Нурлат районнары тормышын яктырта. -Илдус Галиевич, табигый ки, Сезгә...

Аның шигырьләре күңел кылларын тибрәндерә, тирән тәэсирле прозасы тормышчан, ә мәкаләләре һәм башка журналистлык эшләре актуаль һәм гадел. Билгеле булганча, Илдус Гали улы Диндаров хезмәт вазыйфасы буенча "Ватаным Татарстан" республика газетасының җаваплы хезмәткәре булып тора һәм Нурлат шәһәрендә яшәп, Аксубай, Чирмешән, Нурлат районнары тормышын яктырта.


-Илдус Галиевич, табигый ки, Сезгә беренче соравыбыз шундый, барысына да ничек өлгерәсез?
-Моның бөтен сере дә авылда туып үсүемә һәм нәсел төбенә бәйледер, мөгаен,-дип елмая Илдус Галиевич.-Әнием Гөзелбәнат Вәлиәхмәт кызы-башлангыч сыйныф укытучысы, әтием Гали Галиндар улы- педагог, журналист, Чирмешән газетасы мөхәррире- хезмәт сөючән һәм чын-чынлап интеллигент кешеләр иде. Хезмәттән курыкмыйча, миндә дә иҗади башлангыч уятырга тырыштылар. Китапларны аңлап укырга өйрәттеләр алар,чөнки иҗат белән шөгыльләнү өчен югары сәнгатьне кече яшьтән үк күңелгә сеңдерергә кирәк. Ә бит гомер дигәнең бик кыска, барысына да өлгерергә кирәк.
Балачактан ук тормышымны журналистика һәм әдәбият белән бәйләдем. Казан дәүләт университетын һәм Ленинград политология институтын тәмамладым. Октябрь (хәзерге Нурлат), Минзәлә районнары газеталары мөхәррире булдым. «Ватаным Татарстан» газетасында 1991 елдан бирле эшлим. Шуның белән бергә әлеге чорда алты китабым дөнья күрде.
-Сезнең язмышыгыз безнең район белән тыгыз бәйләнгән. Үз вакытында, ерак 1967 елда 18 яшьлек егет чагыгызда безнең газетада рус теленнән татар теленә тәрҗемә белән шөгыльләнгәнсез, ә соңрак, республика газетасы хезмәткәре буларак, безнең төбәк вакыйгаларын һәм хезмәтчәннәрнең көндәлек эшләрен яктырттыгыз.
-Әйе, бу шулай булды. Яшь чагымда ук актив газета укучылардан килгән хатларны, мәгълүматларны киң күләмле файдалануның ни дәрәҗәдә мөһим булуын кискен үзләштердем. Алар без, "Ватаным Татарстан" газетасы хезмәткәрләренә, укучыларда җанлы яңгыраш тапкан кызыклы мәкаләләр әзерләүдә ярдәм итәләр. Әлеге өлкәдә үземнең ярдәмчеләрем - авыл корреспондентлары, штаттан тыш хәбәрчеләргә рәхмәт әйтәсем килә. Бигрәк тә педагогик хезмәт ветераны, Яңа Ибрайдан тарих укытучысы Шәүкәт Кәбировка һәм Иске Ибрайдан ветеран-педагог Салих Зартдиновка аерым рәхмәт белдерәм.
-Илдус Галиевич, 2012 ел Сезнең өчен иҗади мөнәсәбәтләргә кагылышлы нәтиҗәле булды...
-Әйе, бик уңышлы булды. Бер ел элек басылып чыккан «Язмышым балкышы-Биккол» китабының дәвамы булган, исәп буенча җиденче «Зиреклем-туган җирем» китабым күрде. Бу авылларның икесе дә минем өчен бертигез якын. Әнием- Биккол авылында туып үскән, ә Зирекле авылында безнең күпсанлы туганнарыбыз яши. Сүз уңаеннан Нурлат районы башлыгы Наил Шәрәпов та әлеге авыл кешесе. Минем әлеге документаль-публицистик басманы дөньяга чыгару идеямны да беренче булып ул хуплады. Узган ел нәкъ менә шул китап өчен мин «Татарстанның тарихи-мәдәни мирасы» номинациясендә республика журналистлар Берлегенең Бәллүр каләменә лаек булдым.
Кирәкле беренчел чыганакларны эзләүдә миңа улым, тарих фәннәре кандидаты Айваз Диндаров ярдәм итә. Сүз уңаеннан, ул да шулай ук популяр "Акчарлак" газетасының җаваплы хезмәткәре ... Минем ярты гасырлык иҗади һәм нәтиҗәле эшчәнлегем менә шулай өзлексез эзләнүләр, кызыклы кешеләр белән аралашып үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев