Аксубаево
  • Рус Тат
  • Августка аяк басканда

    Июльнең беренче ункөнлеге сизелми дә үтеп китте. Яңа уку елы якынлаша бара. Районның белем бирү учреждениеләре аңа әзерме аларны бүген нинди проблемалар борчый соң? Мәгарифтәге үзгәртеп корулар яңадан-яңа таләпләр куя, биш ел элек үтәмәслек булып күренгән яңалыклар, бүген этаплап гамәлгә аша. Уку елы башыннан ук мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждениеләр җитәкчеләренә...

    Июльнең беренче ункөнлеге сизелми дә үтеп китте. Яңа уку елы якынлаша бара.


    Районның белем бирү учреждениеләре аңа әзерме аларны бүген нинди проблемалар борчый соң?
    Мәгарифтәге үзгәртеп корулар яңадан-яңа таләпләр куя, биш ел элек үтәмәслек булып күренгән яңалыклар, бүген этаплап гамәлгә аша.
    Уку елы башыннан ук мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждениеләр җитәкчеләренә булган материаль -техник базага, бигрәк тә җиһазга сакчыл карауга бәйле күрсәтмә бирелгән иде. Нәтиҗәдә мәгариф бүлеге начальнигы Әминә Вәлиуллина сүзләренә караганда, районның күпчелек гомуми белем бирү учреждениеләре июль башында ук балаларны кабул итүгә әзер булган.
    -Безнең мәктәпләр елдан-ел камилләшеп кенә калмыйча, бүгенге көндә аларның һәркайсының бизәлеш ягыннан гына түгел, укыту-тәрбия эшчәнлеге эчтәлеге буенча да үз йөзе дә бар,-дип сөйли Әминә Кәримовна.- Класс-кабинетлар һәм иҗади лабораторияләр торышы гына түгел, андагы уңайлыклар да мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген белдерә. Янгынга каршы җиһазларның һәм беренче янгын сүндерү чараларының булуы, чормаларга махсус средство белән эшкәртү үткәрү дә шулай ук балаларның сәламәтлеген һәм гомерен саклап калуда мөһим критерий булып тора.
    Җылыту системасы торышына бәйле дә тиешле таләпләр куела. Әлеге планда районның күпчелек мәктәпләре яңа уку елына әзер. Мәгариф бүлеге начальнигы аларның компьютер-мәгълүматлар базасы белән тулыландырылуына кагылышлы, районда әлеге планда соңгы ике елда проблемалар күзәтелми, дип җавап бирде. Бүген һәр мәктәп китапханәсендә аның китаплар фонды турындагы мәгълүматларны яктырткан компьютер һәм фәннәр буенча тиешле әдәбият бар.
    Әмма модернизацияләү процессы дәвам итә, беренче чиратта үз фәннәрен һәм аның буенча белем бирү методикасын, тирәнтен белгән укытучыларга таләп зур булачак.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: