Мәгариф
Август киңәшмәсе
Аксубай җитәкчелеге һәм мәгариф өлкәсе вәкилләре август конференциясендә катнаштылар.
6 сыннан 14 августка кадәр Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән өлкәләре хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында секцион утырышлар, Алабуга шәһәрендә Халыкара мәктәп укытучылары фестивале, Милли белем бирү кураторлары, татар телендә белем бирү һәм татар телен өйрәнү оешмалары җитәкчеләре, Россия Федерациясе субъектларында татар...
Аксубай җитәкчелеге һәм мәгариф өлкәсе вәкилләре август конференциясендә катнаштылар.
6 сыннан 14 августка кадәр Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән өлкәләре хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында секцион утырышлар, Алабуга шәһәрендә Халыкара мәктәп укытучылары фестивале, Милли белем бирү кураторлары, татар телендә белем бирү һәм татар телен өйрәнү оешмалары җитәкчеләре, Россия Федерациясе субъектларында татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашында семинар-киңәшмә уздырылды. 15 август көнне Мөслимдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырыш үтте. Утырыш "Татарстан Республикасының этномәдәни һәм тәрбияви потенциалы" темасын үз эченә алды. Пленар утырышта район башлыгы Камил Гилманов һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина катнашты.
Республика Президенты район башлыгына автомобиль ачкычы тапшырды. Яңа "Ларгус" автомобиле мәгариф бүлегенә бирелде. Аннан тыш, Рөстәм Миңнеханов база мәктәпләре укытучыларына 171 ноутбук тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев